Казандагы 28 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзелеше барлык мәйданчыкларда да башланып киткән.
(KZN.RU, 27-нче март). 1-нче сентябрьгә Казан балалар бакчаларында 4380 яңа урын булдыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта барлык объектларда эш тулы көчкә алып барыла. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган шәһәр төзү штабы утырышында билгеле булды.
Казан шәһәре Башкарма комитетында узган киңәшмәдә шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, Казан Башкарма комитеты Җитәкчесе Денис Калинкин, аның шәһәр төзү сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, төзелеш компанияләре һәм муниципаль предприятие вәкилләре катнашты.
Хәзерге вакытта Казанда 28 яңа балалар бакчасы төзелә, Жуковка урамындагы тагын бер бина мәктәпкәчә белем бирү системасына капиталь ремонттан соң кайтарылачак, тагын 15 балалар бакчасында бинаны яңадан планлаштыру исәбенә 20-шәр кеше өчен өстәмә төркемнәр оештырылачак.
“Шәһәр буенча төзелә торган 28 балалар бакчасын тигез итеп урнаштыра алдык, шул исәптән, учреждениеләр шәһәр янында урнашкан Вознесенское, Привольный, Кадышево, Залесный, Отары, Петровский, Малые Клыки бистәләрендә дә урнаштырылды”, - дип билгеләде Азат Нигъмәтҗанов.
Балалар бакчаларының бер өлеше, аның сүзләренә караганда, эшли торган мәктәпләр янында урнашты, бу исә анда яшәүчеләр өчен дә, мәгариф системасы өчен дә уңайлы.
“Шамил Усманов урамындагы 2-нче номерлы татар гимназиясе территориясендә балалар бакчасы төзү тәҗрибәсе әлеге проектның оптимальлеген раслады. Шуңа бәйле рәвештә быел 7 балалар бакчасы мәктәп территорияләрендә урнаша – бу – 55, 57, 62, 135,143 номерлы мәктәпләр, 8-нче номерлы гимназия, Отары бистәсендәге мәктәп”, - дип билгеләде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Минск урамы буенча объектны төзү (подрядчы оешма - “Ак таш”) графиктан алдан бара, биредә эшләр гыйнварның беренче көннәреннән үк башланып китте – төзүчеләр өченче катны күтәреп киләләр. Тагын 17 балалар бакчасында март ахырына нигезне тулысынча салып бетерергә планлаштыралар.
Төзелешнең берничә участогында гамәлдәге коммуникацияләрне чыгару буенча эшләр актив рәвештә алып барыла. Аерым алганда, Привольный, Малые Клыки, Вознесенское бистәләрендә башкарасы эш күләме шактый, биредә “Газпром Трансгаз Казань” ҖЧҖ ярдәме белән газ белән тәэмин итү челтәрләрен чыгарырга кирәк. Балалар бакчаларын төзүгә шулай ук “Казан электр челтәрләре” ААҖ, “Водоканал” МУП, “Казэнерго” ААҖ җәлеп ителәчәк.
Илсур Метшин булачак балалар бакчаларының мөдирләре сайланганлыгы белән кызыксынды. Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин әлеге урынга дәгъва итүчеләр арасында конкурсның үткәрелүе хакында хәбәр итте. “Бер урынга 3 белгеч дәгъва кылды, араларында эш тәҗрибәләре булган башка шәһәрдән килүчеләр дә бар иде. Соңгы составтан без канәгать”, - диде И.Һадиуллин.
“Балалар бакчалары мөдирләренең нигезне сала башлаган вакытта ук подрядчылар белән берлектә эшли башлаулары мөһим. Барлык нечкәлекләрне беләчәк җитәкчеләрне чыныктырачак бу. Тәҗрибә дә шуны күрсәтә: балалар бакчаларының мөдирләре төзү эшләре башланган вакытта ук билгеләнгән очракта, объектларның сыйфаты арта, алга таба җитешсезлекләр саны кими”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Яңа балалар бакчаларын төзүдән тыш, быел балалар бакчаларының гамәлдәге биналарында өстәмә төркемнәрне оештыру һәм капиталь ремонт буенча да башкарасы эшләр шактый. Әлеге чаралар нәтиҗәләре буенча өстәмә 420 урын булачак.
“Бүгенге көндә барлык объектларда да эш башланган. Өстәмә төркемнәр буенча эш 1-нче июньгә кадәр, капиталь ремонт 1-нче сентябрьгә тәмамланачак”, - дип вәгъдә итте Азат Нигъмәтҗанов.
Ахырда Илсур Метшин яңа балалар бакчалары салу белән бер үк вакытта, әлеге программаны 2015 елда да дәвам итеп булсын өчен, җир участоклары сайлау һәм формалаштыру эшен дә башлау кирәклеген ассызыклады.