Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(KZN.RU, 28-нче март). Казандагы 2015 елгы XVI су спорт төрләре чемпионатына әзерләнү мәсьәләләре турында кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, FINA башкарма директоры Корнель Маркулеску, Бөтенроссия йөзү федерациясе вәкилләре белән сөйләште.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан ягыннан чарада Казан Мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рәфис Борһанов, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, XVI су спорт төрләре чемпионатының рәсми оештыручысы - “Казан-2013” башкарма дирекциясе Азат Кадыйров катнаштылар.
FINA вәкилләре Казанга чираттагы инспекция белән килделәр. Хулио Маглионе очрашу барышында билгеләп үткәнчә, чемпионатны уздыруга спорт объектларын әзерләүдә авырлыклар юк, без ярышларга әзерләнүнең эш сыйфатын күрәбез.
“Kazan-Arena” стадионын чемпионатка әзерләүгә килгәндә, бүгенге көндә берничә вариант бар һәм алар эшләнә.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук Казандагы 2015 елгы XVI су спорт төрләре чемпионатына әзерләнү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференөиясе уздырылганы турында сөйләделәр.
Татарстан Президенты, үз чиратында, FINA җитәкчелеген чемпионатны уздыруда Казанга һәм илгә ышанычлары тулычсынча акланачагына ышандырды. Без бөтен спортчылар һәм су спорт төрләрен яратучыларга бәйрәм ясыйбыз, дип белдерде ул. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россиядә мондый чемпионат узуы илдә су спорт төрләре үсешенә этәргеч булачак.
”Без шулай ук су спорт төрләрендә яңа юнәлешләрне өйрәнәбез”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Быелның 8-10 август көннәрендә хайданвиг буенча беренче FINA Дөнья кубогы узачак. Татарстан Президенты FINA җитәкчелеген республиканың халыкара дәрәҗәдәге дөнья ярышларын уздыруда тәҗрибә булуында ышандырды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.