Шәһәр Мэры Челюскин урамындагы 7-нче номерлы балалар шәһәр клиник хастаханәсен карап кайтты.
(KZN.RU, 26-нчы март). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген 7-нче номерлы балалар шәһәр клиник хастаханәсенең капиталь ремонтланган һәм яңартылган биналарының берсе – Челюскин урамындагы 1-нче номерлы поликлиника бүлегендә булып кайтты.
Шәһәр башлыгын ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, шулай ук хастаханәнең баш табибы Марат Галиуллин озата йөрде.
Хастаханәнең Челюскин урамындагы поликлиника бүлеге 1952 елда салынган бинадан тора. Аның техник торышы һәм кирәкле җиһаз белән тәэмин ителмәве аркасында медицина хезмәте күрсәтүнең гамәлдәге стандартларына җавап бирми иде. 2008 елда, Казан Мэры хастаханәдә булып кайтканнан соң, бинаны этаплап ремонтлау турында карар кабул ителде. Шул рәвешле стационарга ремонт ясалды. Челюскин урамындагы бүлектә ремонт эшләре 2012-2013 елларда башкарылды, әлеге эшләрне башкару 14,2 млн. сум тәшкил иткән.
Хастаханәнең баш табибы хәбәр иткәнчә, бүлектә коммуникация системалары тулысынча алмаштырылган. Поликлиника бүлеген капиталь ремонтлау һәм амбулатор челтәрне җиһазлар белән тәэмин итү балаларга күрсәтелә торган медицина ярдәменең һәркем өчен уңайлылыгын арттырырга мөмкинлек бирде. Ачыклык өчен баш табиб поликлиниканың ремонтка кадәр һәм аннан соң ясалган фотосурәтләрен күрсәтте. Әмма шәһәр башлыгы учреждениеның ремонтка кадәр булган халәтен дә яхшы хәтерли.
“2008 елда без монда беренче тапкыр килгән вакытта биредәге шартлар коточкыч иде. ТР Хөкүмәте ярдәме белән бүгенге көндә поликлиникада нәни пациентларыбыз өчен дә, табибларыбыз өчен дә лаеклы шартлар тудырылды”, - дип билгеләде Мэр һәм сәламәтлек саклау министры Адель Вафинга рәхмәтен белдерде.
Илсур Метшин процедура, педиатрия, хирургия, физиотерапия, йогышлы авырулар кабинетларын, шулай ук сөт ризыклары тарату пунктын карап чыкты. Яңа, чиста, якты бина нәниләрне генә түгел, аларның әти-әниләрен дә сөендерә. Мэр белән сөйләшкән вакытта әниләр ремонтка кадәр һәм аннан соң булган мохитнең нык аерылуын таныдылар.
Сөт ризыклары тарату пунктында өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Роза Юнысова Мэрга биредә 572 баланың продукция алуын җиткерде. Аның сүзләренә караганда, сөт продукциясе әһәмиятен югалтмый һәм, иң мөһиме, сабыйларның әти-әниләре канәгать.
Балалар табибы – хирург кабинетында шәһәр башлыгы поликлиника штатының тулылыгы белән кызыксынды. Марат Галиуллин мәгълүматына караганда, кадрлар белән тәэмин ителеш, нигездә, начар түгел, 9 участокка 7 педиатр туры килә. Хирург-табиб Лидия Козлова поликлиникадагы бүгенге шартларның кардиналь рәвештә аерылып торуын таныды. “Бүгенге көндә шартлар күпкә яхшырак”, - диде ул.
Илсур Метшин билгеләп узганча, беренчел амбулатория челтәрендә кадрлар җитмәве Казанның сәламәтлек саклау өлкәсендә җитди проблема булып кала. “Бүгенге көндә грант ярдәме белән без билгеле бер максатны күздә тоткан төркемнәр булдырабыз, медицина университетында яшь белгечләрне әзерлибез. Әлеге төркем студентлары югары уку йортын тәмамлагач, шәһәр поликлиникаларында 5 ел эшләргә тиеш булачак. Хәзерге вакытта без аренда торагы мәсьәләсен хәл итәбез. Башкарган хезмәтегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез, сез безгә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин хирург-табибка.
Адель Вафин мәгълүматына караганда, сәламәтлек саклау өлкәсенең кадрлар системасы өчен 2011 һәм 2012 еллар кискен булып кала. Ул вакытта медицина кадрларының читкә китүе күзәтелде. “Узган елда без сан ягыннан үстек һәм 126 медицина кадрына ия булдык, әмма 2018 елга безгә өстәмә 763 табиб кирәк булачак, шул ук вакытта аларның күпчелек өлеше беренчел звенога карый”, - дип аңлатты ТР сәламәтлек саклау министры.
Поликлиника буенча кыска экскурсиядән соң, Марат Галиуллин перспектив үсеш планнары хакында, аерым алганда бокслар оештырып кабул итү һәм диагностика бүлеге, реанимация бүлеге һәм ЛОР бүлеге төзелеше хакындагы планнары белән бүлеште. Рамил Әхмәтов аңлатып узганча, мондый үзәк төзелеше ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны артуы белән бәйле Балалар республика клиник хастаханәсе кичергән киеренкелекне бетерергә ярдәм итәчәк. Адель Вафин фикеренчә, кабул итү һәм диагностика бүлеге кысаларында пациентларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Аннан да бигрәк, төрле авырулардан булган өзлегүне алдан кисәтергә мөмкинлек бирәчәк.
“Тәҗрибәле кадрларыбыз китмәслек, ә яшьләрнең амбулатор-поликлиника челтәренә омтылырлык шартлар булдырырга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
Авиатөзелеш районының 26 мең балага ярдәм күрсәткән 7-нче номерлы балалар шәһәр клиник хастаханәсе берничә аерым бинада урнашкан: Айдаров урамы буенча стационар һәм поликлиника бүлеге, Химиклар һәм Челюскин урамы буенча поликлиника бүлекләре, Гудованцев урамы буенча балаларга һәм яшүсмерләргә медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү “Тин-клиник” бүлеге һәм Химиклар урамы буенча консультация-диагностика бүлеге.