Утырышта Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 26-нчы март). Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш буенча Совет утырышы узды. Утырыш эшендә шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, министрлык һәм ведомстовлар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, узган елда икътисад үсеше һәм республиканың инвестицион кызыклыгын арттыру өлкәсендә күп эш эшләнде, шул исәптән коррупцияне профилактикалау.
Гомумән, узган ел эчендә, җәмгыятне дәүләт алып баручы коррупциягә каршы көрәш эшенә җәлеп итү өчен, 200-дән артык чара уздырылды.
Узган елның сентябрь аеннан ТР Иҗтимагый палатасы каршында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшли башлады. 2013 елда кабул итү бүлмәсенә 90 граждан мөрәҗәгать итте.
Республиканың югары уку йортларында студент коррупциягә каршы тору комиссияләре оештырыла. Ректорлар советы каршында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча комиссия эшли башлады.
Тулаем алганда, коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарә һәм Совет эшенең гомуми нәтиҗәсе буенча 2013 елда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасыннан 113 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, шуларның алтысы эш урыннарыннан азат ителделәр. Шулай ук биш кеше административ җаваплылыкка тартылды, 4 ферма хуҗалыгына 20 мең сумлык административ штраф салынды. Нәтиҗәдә 160 млн. сумнан артык акча югалту кисәтелде.
Шулай да Татарстан Президенты сүзләренчә, кабул ителүче чараларга карамастан, уңай якка үзгәрешләр җитәрлек темплар белән бармый, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә дә коррупция куркынычлылыгы саклана.
Күпчелек хокук бозулар дәүләт программаларын гамәлгә ашыру вакытында һәм муниципаль дәрәҗәдә була.
2013 елда коррупцион юнәлешле җинаять ачыкланды, шуларның 1094 – дәүләт хакимиятенә каршы, бу 2012 ел белән чагыштырганда 18,7% -ка артыграк.
Ачыкланган җинаятьләр бюджетка 137,3 млн. сумлык югалту китерде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына гражданнардан җирле үзидарә органнары тарафыннан хезмәт урыннарыннан явыз ниятләрдә файдаланулары һәм коррупция фактлары турындагы мөрәҗәгатьләр саны артты (2012 елгы 68 факттан 2013 елда 110 факт).
Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору торышы турында төп нотык белән Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов чыгыш ясады. Шулай ук ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР прокуроры Илдус Нәфиков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясадылар.
Тыңланган нотыкларны истә тотып, республиканың муниципаль берәмлекләр башлыкларына муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан коррупциягә каршы тору турындагы законнар таләпләрен үтәүләре буенча анализ ясау йөкләнде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.