Дмитрий Медведев Казанның сәнәгать предприятиеләрендә булды
РФ Хөкүмәте Рәисен Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин озата йөрделәр.
(KZN.RU, 25-нче март). Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанга эшлекле сәфәр белән килде.
Эшлекле сәфәре кысаларында Дмитрий Медведев гражданлык авиациясе өчен агрегатлар эшләп чыгару буенча яңа заводта - “КАПО-Композит” ЯАҖ-дә, “КАИ-лазер” төбәк сәнәгать лазеры технологияләре инжиниринг үзәгендә һәм Россиядә беренче шәхси "Navigator Campus" технопаркында булды.
Шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казан дәүләт энергетика университетындагы “Энергияне сакчыл куллану өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәге” белән танышты.
РФ Хөкүмәте Рәисен РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озата йөрделәр.