Төп бурыч – кар күпләп эрегән вакытта гадәттән тыш хәлләр булдырмау, дип белдерде шәһәр башлыгы.
(KZN.RU, 17-нче март). Шәһәр хуҗалыгының барлык предприятиеләре язгы ташкынны тулы әзерлек режимында каршыларга тиеш. Төп бурыч – кар күпләп эрегән вакытта гадәттән тыш хәлләр булдырмау. Бу хакта “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе барышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Башкарма комитет Җитәкчесе, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев язгы ташкын чорында шәһәрнең яңгыр канализациясе челтәре әзерлеге хакында җиткерде. Ул 2012 елда шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан оператив идарәгә 354 км хуҗасыз челтәр кабул ителгәнлеген искә төшереп узды. Быел 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән тагын 24 км яңгыр канализациясен кабул итү планлаштырыла.
“Кабул итә башлаган вакыттан алып, шәһәр бюджеты хисабына яңгыр канализациясенең аеруча катлаулы 85 км чистарту эше оештырылган иде. Бу аның гомуми озынлыгыннан 25% тәшкил итә. Яңгыр канализациясенең җитешмәгән 1700 элементын (500 люк, 750 рәшәткә) урнаштыру буенча эш башкарылды”, - дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Әмма, Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, челтәрне чистарту эше актуаль булып кала. “Республика инженерлык-техник үзәк” ААҖ нәтиҗәсенә караганда, Казанның яңгыр канализацияләрен карап тотуга ел саен 250 млн сум кирәк.
“2013 елның июнь аеннан башлап яңгыр канализацияләре челтәре “Шәһәрне төзекләндерү” МУП карамагына тапшырылды. Территорияләрдән өске сулар үткәрелешенә икътисади яктан нигезләнгән тариф эшләнгән. Су кубометры өчен 2,8 сум тәшкил итә. Мисал өчен, Мәскәүдә андый түләү 9,37 сум, Самарада – 5,11 сум, Саратовта – 4,38 сум”, - диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
Игорь Куляжев сүзләренә караганда, Казанның 184 предприятиесе белән 7 млн сумнан артык суммага кар һәм яңгыр суы үткәрүгә килешүләр төзелгән.
Моннан тыш, язгы ташкын алдыннан “Шәһәрне төзекләндерү” МУП тарафыннан Гадел Кутуй, Тукай һәм Горсовет урамнары кебек су астында калырга мөмкин булган урам-юл челтәре участоклары өйрәнелгән. Барлык участокларда яңгыр канализациясенең үткәрүчәнлекне торгызу эшләре алып барыла. Шулай итеп, бүгенге көндә челтәр 1200 озынлыгында чистартылган.
“Язгы ташкын вакытында тәүлек дәвамында 14 махсус техника берәмлеге эшләячәк. Тулаем алганда, язгы ташкынга без әзер, Казанда ул гадәттән тыш хәлләрсез узар дип уйлыйбыз”, - дип белдерде Игорь Куляжев.
“Якындагы көннәр аеруча катлаулы булачак. Белгечләр һәм техника тулы әзерлектә булырга тиеш. Бу этапта җаваплылык аларда. Су басырга мөмкин булган урыннарда гадәттән тыш хәлләр булдырырга ярамый. Без барлык проблемалы участокларны беләбез. Аларга тиешле игътибар бирергә кирәк. Күлләвексез һәм гөрләвексез яз булмый анысы. Бер үк вакытта җиңел һәм катлаулы бурыч – ташкынның нәтиҗәләрен мөмкин булган киметергә”, -дип билгеләде Илсур Метшин.
“Ел саен Казанның яңгыр канализацияләрен карап тотуга 250 млн сум – кирәк булган саннан минимум гына. Әмма ул минимумнан да без бюджеттан 100 млн сум гына бүлеп бирә алабыз. Сәнәгать предприятиеләре һәм бизнес вәкилләре белән эшне дәвам итәргә кирәк. Территориянең муниципальмы, әллә шәхси икәнлегенә карамастан, су ага. Казанда өске сулар үткәрелешенә тариф башка шәһәрләр белән чагыштырганда арзан”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.