Очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин та катнашты.
(KZN.RU, 17-нче март). Грециянең Циклад утраулары регионы губернаторы Георгиос Пуссеос җитәкчелегендәге делегациясе белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов та катнашты.
Делегация әгъзаларын сәламләп, Татарстан Президенты республикада Татарстан Хөкүмәте структурасында туризм буенча махсус орган төзүгә бәйле рәвештә әлеге визитның мөһимлеген билгеләп үтте. «Без беләбез, сезнең илнең кунакчыллык өлкәсендә зур тәҗрибәсе бар, шуңа күрә без сездән күп нәрсәгә өйрәнергә теләр идек», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстанга туристлар җәлеп итү өчен республика җитәкчелеге тарафыннан күп эшләр башкарыла, Болгар һәм Свияжск тарихи урыннары торгызыла, дип хәбәр итте. «Тарихи урыннар туристларны җәлеп итә, без хәзер туристлар агымы артыр дип уйлыйбыз», - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Татарстан Президенты тагын Греция курортларының республика кешеләре өчен популяр булуын ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Греция арасында икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү зарурлыгына игътибар итте. 2013 елда аның күләме шактый арткан, әйләнеш 180 млн АКШ доллары тәшкил иткән. Бу – асылда Татарстаннан товарлар экспортлау. «Греция продукцииясе безгә әлегә аз килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Ышанам ки, сезнең визит Россия-Греция мөнәсәбәтләрен ныгытыр», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты Циклад утраулары делегациясенә.
Губернатор Георгиос Пуссеос үз чиратында Татарстан икътисадының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм Греция регионының республикабыз белән төрле тармаклар буенча хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде, болар – туризм, мәгариф, икътисади хезмәттәшлекне үстерү.
Татарстан Президенты республика делегациясенең Грециягә визитын әзерләргә кушты. Шушы визит кысаларында ике регион арасында хезмәттәшлек турында конкрет килешүлә төзелергә мөмкин. Ә бүген Казанда Циклад утраулары делегациясе министрлыкларда очрашулар уздырачак, Татарстан Республикасы Туризм агентлыгы белән Греция регионы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салыначак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.