В.Путин Дәүләт думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары каршында чыгыш ясаячак
Татарстан башкаласыннан әлеге очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашачак.
(KZN.RU, 18-нче март). Кырым республикасы һәм Севастополь шәһәренең Россия Федерациясе составына керү турындагы мөрәҗәгате белән бәйле, Россия Президенты Владимир Путин бүген Кремльдә Дәүләт думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, РФ төбәкләре җитәкчеләре һәм гражданлык җәмгыяте вәкилләре каршында чыгыш ясаячак. Бу хакта РФ Президентының рәсми порталында хәбәр ителә. Чыгыш вакыты көндезге сәгать 3-кә билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, кичә Владимир Путин “Кырым Республикасын тану турында”гы Указга кул куйды. Указ тексты нигезендә, 2014 елның 16 мартында узган референдумда Кырым халкының ихтыярын исәпкә алып, Кырым Республикасы һәм аерым статуска ия булган Севастополь шәһәре мөстәкыйль һәм бәйсез дәүләт буларак таныла.
Татарстан башкаласыннан әлеге очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашачак.