Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең яңа бинасына хореография һәм вокал студияләре, шулай ук “Шарм” модельләр мәктәбе күченәчәк
(KZN.RU, 19-нчы март). Мәскәү районында Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең яңа бинасы – шәхси-дәүләт партнерлыгы шартларында төзелгән беренче өстәмә белем бирү учреждениесе булып тора. Әлеге бинаның уңайлы шартларында теләсә кайсы яшьтә балаларның шөгыльләнә алу мөмкинлеге белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышып кайтты.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәү районындагы Мәктәптән тыш эшләр үзәге балаларны үстерүнең төрле юнәлешләре буенча программалар тормышка ашыра торган киң профильле учреждение. Үзәктә 39 белем бирү программасы буенча барлыгы 1990 кеше шөгыльләнә.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Восстание урамы буенча 61а йортта урнашкан төп бинасына – 60 ел. 2011 елда ул бинаның түбәсе һәм фасадның бер өлеше алмаштырылып, капиталь ремонт эшләнде (8,5 млн сум), ә 2013 елда – 170 мең сумга агымдагы ремонт башкарылды, дип сөйләде Үзәкнең директоры Максим Скалозубов. Шуңа карамастан, бина мораль һәм физик яктан искергән.
Бина белән танышкан арада шәһәр башлыгы “Филиппок” башлангыч үсеш мәктәбендә шөгыльләнүче сабыйлар белән аралашты, хореография студиясе, шахмат түгәрәгендә һәм вокал студиясе дәресләрендә булып чыкты. Соңгысында исә бәйге алдыннан репетиция бара иде. Илсур Метшин педагогларның кабинетларында халыкара һәм россиякүләм конкурслардан җиңеп кайткан бүләкләр өчен урын юклыгын сизде. “Без күп тапкырлар төрле бәйгеләрдә гран-при ияләре һәм лауреатлар булдык. Төркемнәребез күп, балаларыбыз күбәү һәм һәрбер төркем тулы. Күптән түгел егетләребез һәм кызларыбыз чираттагы лауреат дипломнары белән Мәскәү һәм Кировтан кайттылар”, - дип аңлатты экскурсия барышында М.Скалозубов. Шунысын әйтергә кирәк, Үзәктәге педагогларның 80%-ы югары профессиональ белемле һәм квалификация категорияләренә ия.
Шуннан соң Мэр үзәкнең Восход урамындагы яңа бинасын карап чыкты. Аның төзелеше 2013 елның декабрь аенда тәмамланган. Әлеге проект Казан Мэриясе һәм “Бриз” ҖЧҖ шәхси-дәүләт партнерлыгы аркасында тормышка ашырылды. Билгеле булганча, балаларга өстәмә белем бирү соңгы район үзәге “Азино” микрорайонын төзү вакытында ачылды. Шул вакыттан башлап Казанда балаларга өстәмә белем бирү буенча бары бер – “Әкият” курчак театрындагы Балалар иҗаты үзәге генә ачылды.
Максим Скалозубов Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең яңа бинасына хореография һәм вокал студияләре, шулай ук “Шарм” модельләр мәктәбе күченәчәк дип белдерде. 3 мең квадрат метрлы ике каттан торган бинада уңайлы дәресләр үткәрү өчен барлык шартлар тудырылган, шул исәптән, җир асты парковкасы, медицина кабинеты, малайлар һәм кызлар өчен бәдрәф һәм юыну бүлмәләре бар, дип өстәде “Бриз” ҖЧҖ компания директоры. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең иске бинасында болар барысы да йә бөтенләй юк, йә җитәрлек санда булмады, дип билгеләде Скалозубов. Хәзерге вакытта яңа бинаны техника һәм мебель белән җиһазландыру зарур: хореография, вокал һәм бию залларын көзгеләр һәм станоклар, тиешле тавыш һәм ут җиһазлары белән тулыландыру кирәк.
Илсур Метшин төзүче компаниягә башкарылган эш өчен рәхмәтен белдерде: “Әлеге Үзәк – шәхси-дәүләт партнерлыгының яхшы үрнәге. 1995 елдан соң Казанның күп кеше яшәгән районында салынган беренче балалар үзәге иҗаты бу. Өй, мәктәп һәм балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең якында урнашуы бик уңайлы. Төзүчегә вәгъдә ителгәннән күбрәк эшләгәне өчен аерым рәхмәтемне белдерәм”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. Кирәкле җиһазлар сатып алу мәсьәләсен хәл итәргә кирәклеген өстәде.
“Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең яңа бинасы барлыкка килү белән сәләтле кызлар һәм малайлар, аларның бәхетле әти-әниләре, әбиләре һәм бабайлары тагын да артачак”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.