Илсур Метшин РФ Президентының мәдәният мәсьәләләре буенча Киңәшчесе белән очрашты
Очрашуда катнашучы яклар Россия һәм Татарстанда Мәдәният елын үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
(KZN.RU, 20-нче март). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Мәскәүдә Россия Федерациясе Президентының мәдәният мәсьәләләре буенча Киңәшчесе Владимир Толстой белән очрашты. Эшлекле очрашу барышында Россия һәм Татарстанда Мәдәният елын үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, 2014-нче ел Россиядә Мәдәният елы буларак игълан ителде. Мәдәниятне үстерү һәм мәдәни-тарихи мирасны саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү максатыннан, РФ Президентының 2013 елның 22 апреленнән 375-нче номерлы “Россия Федерациясендә Мәдәният елын үткәрү турында”гы Указы нигезендә 2014-нче ел Татарстанда шулай ук Мәдәният елы буларак игълан ителде. 2013 елның 29 августыннан “2014 елда Татарстан Республикасында Мәдәният елын үткәрүгә әзерлек турында”гы тиешле Указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.