Казан Мэры Казан паралимпиячеләрен әзерләү системасының модернизацияләү проектын эшләп башкарырга кушты.
(KZN.RU, 17-нче март). Казанда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган спортчыларның әзерлек системасын яхшырту зарур. “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе барышында XI кышкы Паралимпия уеннары нәтиҗәләре хакында үз фикерен белдергәндә, Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.
Кышкы Паралимпиада Сочида 7-16 март көннәрендә узды, аңарда 45 илдән 570 спортчы катнашты. Паралимпиада катнашучылары арасында спортның 5 төрендә 72 медаль комплекты уйнатылды. 30 алтын, 28 көмеш һәм 22 бакыр – барлыгы 80 медаль яулаган Россия җыелма командасы гомумкоманда зачетында шиксез җиңү яулады.
“Россия Олимпиада һәм Паралимпиаданы искиткеч матур кабул итте. Кабул итүче як буларак кына түгел, Уенда катнашканнарның триумфаль уңышларын да күрсәтә алдык. Бу, һичшиксез, лидерлар булган Олимпиада һәм Паралимпиада җыелма командаларының икесенә дә кагыла. Бу – тарихи җиңү”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Казан Мэры Россия спортчыларының Уеннарда беренче мәртәбә катнашкан спорт төрләрендә дә призлы урын яулагананнарын искә төшерде.
“Бу – зур казаныш. Моның артында спортчыларыбызның зур хезмәте һәм җаваплылыгы, шул ук вакытта РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге дәүләтебез тарафыннан башкарылган зур оештыру эше дә тора. Уеннар башланганчы скептиклар күп булды, әмма Уеннарның беренче көннәреннән үк барлык сорауларга җаваплар булды. Спортчыларыбыз медальләр яулый башлагач, һәр нәрсәгә ачыклык кертелде”, - диде шәһәр башлыгы.
Шулай ук Илсур Метшин хәзер иң мөһиме Сочидагы Олимпиада мирасы концепциясен дөрес итеп булдыру мөһимлеген билгеләп узды. Казан Мэры сүзләренә караганда, Татарстан башкаласында узган Универсиада объектларының эше белән проблема юк.
“Барлык объектлар популярлык казанган, ярый әле аларның барысы да шәһәребезнең күп кеше яши торган районнарында урнашкан. Спорт белән шөгыльләнүчеләр вакыт җитмәүгә зарланалар”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Казан Мэры шулай ук Казан паралимпиячеләрен әзерләү системасының модернизацияләү проектын эшләп башкарырга кушты.
“Кызганычка каршы, Паралимпиаданың җиңүчеләре арасында казанлылар булмады. Безгә гамәлдәге инфраструктурада паралимпиячеләрне дә әзерләү хакында җитди уйларга кирәк. Эш медальләрдә түгел, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган, әмма шул ук вакытта спорт белән шөгыльләнеп кенә калмыйча, Россия күләмендә һәм халыкара аренада уңышка ирешергә әзер булган спортчыларга игътибар бирергә тиешлегебездә эш”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.