Илсур Метшин аларга Россия күләмендәге сынауда уңышлар теләде.
(KZN.RU, 17-нче март). Казанның өлкән сыйныф укучылары Россия күләмендәге фән олимпиадаларының региональ этабында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Шәһәр мәктәп укучыларының гомум зачетында 275 призлы урын бар, бу узган ел белән чагыштырганда 10%-ка күбрәк дигән сүз. Бу хакта бүген Мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгының урынбасары Валентина Афонская хәбәр итте.
Региональ этапта Татарстан башкаласын 613 укучы тәкъдим иткән, бу – 9-11 сыйныф укучылары. Татарстанның 59 җиңүче һәм 505 бүләкләнүчеләре арасында – 41 җиңүче (гомуми саннан 70%) һәм 234 бүләкләнүче (46%) Казан мәктәпләрендә белем алучы кызлар һәм егетләр. Шуны әйтергә кирәк, быел җиңүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда 40%-ка күбрәк.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, аерым бер фән олимпиадалары җиңүчеләреннән 70%-ы Казан мәктәп укучылары булуы – яхшы нәтиҗә. “Бу балалар киләчәккә күпер булып тора. Егетләр һәм кызларның россиякүләм олимпиадаларындагы нәтиҗәләрен игътибар белән күзәтәчәкбез”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы һәм әлеге мәктәп укучыларын әзерләгән укытучыларга һәм аларның әти-әниләренә рәхмәтен белдерде.
Мәктәп укучылары арасындагы россиякүләм фән олимпиадалары 21 фән буенча үткәрелә. В.Афонская билгеләп узганча, математика буенча җиңүчеләр саны 1-дән алып 5-кә кадәр, хокук буенча – 1-дән алып 3-кә кадәр, химия фәне буенча 2-дән алып 4-кә кадәр арткан. Моннан тыш, экология һәм физик тәрбия фәннәреннән җиңүчеләр барлыкка килгән – 2 һәм 3 урын.
Тулаем алганда, Тормыш иминлеге нигезләре буенча җиңүчеләр саны 2 тапкыр, химия, хокук һәм информатика буенча 1,5 тапкыр арткан. “Шулай ук инглиз теле, биология, сәнгать, әдәбият, технология, физик һәм җәмгыять белеме буенча бүләкләнүчеләр саны артты”, - дип хәбәр итте Мәгариф идарәсе башлыгының урынбасары.
Региональ этап нәтиҗәләре буенча иң яхшы биш мәктәп исемлегенә - 131-нче номерлы лицей, 122-нче номерлы гимназия, 2-нче номерлы лицей, Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицей, 19-нчы номерлы гимназия.