Казанда юл хәрәкәте оештыруның комплекслы схемасын башкару мәсьәләләре буенча семинар уза.
(KZN.RU, 14-нче март). Бүген Казанда 2020 елга, перспектива белән 2030 елга кадәр, Юл хәрәкәте оештыруның комплекслы схемасын (КСОДД) башкару мәсьәләләре хакында фикер алышалар. Комплекслы схеманы эшләүгә багышланган семинар шәһәр Ратушасында уза. Татарстан Мэры Илсур Метшин, семинарда катнашучыларны сәламләп, КСОДДны эшләү шәһәрдәге транспортка бәйле хәлне яхшырту эшендә иң мөһим мәсьәлә булып тора, дип белдерде.
Семинарда Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, БМОның транспорт үсеше программалары буенча эш итүче вәкилләр, Россиянең эре фәнни-эзләнү институтларының әйдәп баручы белгечләре катнаша.
Казанда КСОДДны эшләү БМО Үсеш программалары дирекциясенең, Татарстан башкаласы узган елда откан, “Автомобиль транспортыннан парник газларын чыгаруны киметү” грантыннан файдаланып эшләнә.
Комплекслы схема нигезендә транспорт челтәре үсешенең барлык мәсьәләләре урам челтәренең аерым участокларына гына карата түгел, ә комплекслы рәвештә каралачак. Ягъни, игътибар үзәгендә аерым бер чараның шәһәр юл хәрәкәте системасына нинди йогынты ясаячагы торачак.
“Без урам-юл челтәрен камилләштерү буенча даими эш алып барабыз. 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында бу юнәлештә күп эш башкарылды. Күпсанлы җәяүлеләр өчен кичү урыннары, яңа юллар, алмаш юллар салынды, бөкеләр буенча шәһәр штабы эше дәвам итә. Әлеге чаралар төп транспорт артерияләре буенча хәрәкәтне шактый яхшыртты. Әмма юл хәрәкәте оештыруның комплекслы схемасын булдырмасак, болар барысы да вакытлыча хәл алу гына булып калачак”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Казан Мэры семинар үткәрү турындагы карар кабул ителүе очраклы түгеллеген ассызыклап узды. “Без әйдәп баручы башкаручыларны аларның фикерләрен ишетү максаты белән чакырдык. Профессиональ фикер ишетеп, дөреслекне таба алачагыбызга ышанам. Транспорт үсешендә җиңел карарлар булмый. Шәһәрнең киләчәге өчен барлык идеяләрне тормышка ашыру кыюлыгын үз өстебезгә алырга тиешбез”, - диде шәһәр башлыгы.
Үз чиратында, БМО Үсеш программасы проекты менеджеры Николай Харитошкин транспорт һәм урам-юл челтәре үсеше теләсә кайсы төбәкнең икътисади үсештәге төп факторы булып торганын искә төшереп узды. Аның сүзләренә караганда, Казанда нәкъ менә комплекслы үсешкә зур игътибар бирелә, һәм БМО Татарстан башкаласына экологияне яхшыртуга юнәтелдерелгән идеяләрне тормышка ашыруда ярдәм итәчәк.
Семинар кысаларында Казанда Мәскәү һәм Санкт-Петербург фәнни-эзләнү институтлары вәкилләре Татарстан башкаласында транспорт челтәре үсеше хакындагы күзаллаулары белән бүлешәчәк.