Җөмһүриятебез башлыгын Казан Мэры Илсур Метшин озата йөрде.
(KZN.RU, 14-нче март). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясеннән депортацияләнергә йә административ чыгарып җибәрелергә тиешле чит ил гражданнарын һәм гражданлыксыз затларны вакытлыча тоту үзәгендә булды.
Үзәк Казанның Эш Урам, 8 адресы буенча урнашкан һәм берьюлы 150 кешене тотуга исәпләнгән.
Рөстәм Миңнехановны Казан Мэры Илсур Метшин, Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Иминлек советы сәркатибе Валерий Власов һәм башкалар озата йөрде.
Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясеннән депортацияләнергә йә административ чыгарып җибәрелергә тиешле чит ил гражданнары һәм гражданлыксыз затлар өчен билгеләнгән бинаны, торак урыннарын, шулай ук ярдәмче бүлмәләрне һәм ашханәне карап чыкты. Аерым алганда, ашханәдә Рөстәм Миңнехановка комплекслы тукланудагы аш-су составын күрсәттеләр.
Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов кыскача гына Үзәк белән чит ил гражданнарының һәм гражданлыксыз затларның язмышын хәл итә торган ведомствалар арасындагы хезмәттәшлек, әлеге затларны вакытлыча тоту һәм киләчәктә депортацияләү эшчәнлеге турында сөйләде.