“АВА-Казань” медицина үзәге белән Казан Мэры Илсур Метшин да танышып кайтты.
(KZN.RU, 14-нче март). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы беренче коммерцияле бала тудыру йортында булып кайтты. Клиника эшчәнлеге белән танышу өчен шулай ук ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Казан Мэры Илсур Метшин килгән иде.
“АВА-Казань” медицина үзәге Татарстан башкаласының нәкъ үзәгендә урнашкан. Искә төшерергә кирәк, 2007-нче елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә “АВА-ПЕТЕР” ҖЧҖ (нигез салучысы – “Сканферт” АҖ (Финляндия) һәм Казан Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты “АВА-Казань” ААҖ булдыру турында килешү төзеп, оешма 5 ел эчендә бинаны төзегән, реставрацияләгән, реконструкцияләгән. Хәзер монда “АВА-Казань” киң профильле клиника урнашкан.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының клиниканың устав капиталына керткән төп өлеше – шәһәрнең тарихи үзәгендәге җир биләмәсе булган, республикакүләм әһәмиятле архитектура һәйкәле Бахман-Грахе йорты бинасы. Компания акчасына 5 ел эчендә эчке элементларын саклап, йорт фасады тулысынча реставрацияләнгән. Проектка тотылган инвестицияләрнең төп күләме – 890 млн суи тәшкил иткән.
Хәзерге вакытта клиникада 200-дән артык медицина хезмәткәре эшли. Медицина үзәге составында киң профильле поликлиника, хирургия стационары, диагностика бүлеге, клиник лаборатория, ЭКО бүлеге һ.б. бар, шулай ук Татарстандагы беренче коммерцияле балалар тудыру йорты эшли. Клиника үз эшен 2012-нче елның августында башлаган, ЭКО бүлеге агымдагы елның гыйнварында ачылган.
ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кунаклар балалар, хирургия, бала тудыру һәм МРТ бүлекләрен, шулай ук берничә палатаны карап чыкканнар.
Фоторепортаж