шәһәр башлыгы күперне һәм социаль инфраструктура объектларын карап чыкты.
(KZN.RU, 13-нче март). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Вознесенкое торак массивында булып кайтты. Эш визиты барышында шәһәр башлыгы бистәгә алып керә торган авария хәлендәге күперне һәм социаль инфраструктура объектларын карап чыкты.
Вознесенское бистәсенә алып керә торган күперне ашыгыч рәвештә яңартып төзергә кирәк. Ул 1995 елда салынган һәм күп шәхси автотранспорт йөрешенә исәпләнмәгән. Әмма бистәдә соңгы елларда шактый күп шәхси торак салынган, һәм хәзерге вакытта биредә 2600 кешедән 1200-е шәхси транспортта йөри. Моннан тыш, күпер аша көн саен йөк машиналары һәм җәмәгать транспорты күпләп хәрәкәт итә. Машиналар йөрүнең иң тыгыз вакытында күпер аша 10 минут эчендә 100-ләп автомобиль уза. Күпер өчен бу йөкләнеш гаять авырга туры килә.
Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренә караганда, махсуслашкан оешма үткәргән экспертиза күпер нигезенең ишелә башлавын күрсәткән.
“Биредә яшәүчеләр өчен бу күпер бик кирәк. Торак массивка эләгү өчен бу бердәнбер керү юлы. Шуңа күрә мөмкин булган кадәр тиз арада проектны әзерләп, төзү эшләре күпмегә чыкканын исәпләргә кирәк. Яңа күпер проектын эшләгәндә бистәнең алга таба үсү мөмкинлеген һәм халык артачагын исәпкә алып эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, күперләр төзү – республика карамагында, шәһәр казнасында аңа акча каралмаган, шуңа күрә проектны эшләгәннән соң финанс ярдәм сорап Татарстан Республикасы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.
“Җитди проект кирәк, күпер гасырларга җитәрлек итеп эшләнергә тиеш. Хәзерге вакытта ярларны ныгыту эшләренә тотынырга, әмма ел ахырына кадәр әзерлек эшләренә тотынырга кирәк”, - дип белдерде Казан Мэры.
Алга таба Илсур Метшин эшлекле сәфәре кысаларында Вознесенское бистәсенең Мәдәният йортын карап чыкты.
Мәдәният йорты 2012 елның декабрь аенда ачылган. Объект республикакүләм авыл клублары программасы кысаларында төзелгән. Заманча ут һәм тавыш җиһазлары белән тәэмин ителгән.
Мәдәният йорты директоры Артур Минһаҗев клубта 14 түгәрәк эшләве хакында сөйләде. Түгәрәкләрдә 250-дән артык бала шөгыльләнә. Моннан тыш, мәдәният йортына бистәнең өлкәннәре һәм якындагы микрорайоннарда яшәүчеләр дә килә, дип белдерде. “Бирегә килүчеләрнең яше 3-тән алып 80 яшькә кадәр. Без концертлар, балалар өчен чаралар үткәрәбез. Күптән түгел Масленицаны бәйрәм иттек, хәзерге вакытта “Язгы тамчы”га әзерләнәбез”, - дип сөйләде Артур Минһаҗев.
Составына Вознесенское бистәсе һәм “Азино” микрорайонында яшәүчеләр кергән вокаль ансамбль репетициясенә дә кереп чыкты Илсур Метшин.
“Клубка кадәр ничек килеп җитәсез?” – дип кызыксынды Илсур Метшин биредә җыелучы “артистлар”дан. Пенсионерлар 68-нче номерлы маршрутта килүләре һәм аның соңгы арада сирәгрәк йөрүе турында сөйләделәр.
“Һәммәсенең тукталышка чыгып, шул ук вакытта җәмәгать транспортына утырып китү теләге аңлашыла. Россиянең башка шәһәрләрендә шәһәр һәм ерактарак урнашкан бистәләрне турыдан-туры тоташтырган автобуслар бөтенләй юк. Шуңа өстәп, без барлык җәмәгать транспорты төрләрендә льготоларны саклап калган бердәнбер шәһәр булып калабыз. Әмма без моның белән генә чикләнмичә, сезгә азрак көтәргә туры килү мәсьәләсен дә хәл итәргә тырышыбыз”, - дип вәгъдә итте Казан Мэры.
Илсур Метшин Мәдәният йортында урнашкан китапханәдә дә булып чыкты. Китапханә мөдире Резедә Логинова китапханәнең төп укучылары балалар һәм өлкән кешеләр булуы турында хәбәр итте. Биредә җирле халыкка бистәнең XVI гасырдан башланган тарихы хакында сөйлиләр.
Яңа Мәдәният йорты белән күршедә балалар бакчасы төзелеше башланган. Биредә хөзер төп әзерлек эшләре бара – нигез чокыры казылган, бетон салу эше тәмамланып килә.
Илсур Метшин төзү эшләренең кайчан тәмамлануы хакында кызыксынды. “Сезнең күрсәтмәгез нигезендә, балалар бакчасы төзелешен без 1-нче сентябрьгә тәмамларга планлаштырабыз”, - дип хәбәр итте Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.
Шулай ук ул балалар бакчасына мөдир билгеләнгән, дип белдерде. Илсур Метшин төзү эшләренә контроль өчен мөдирне җәлеп итәргә кушты. Бу бинаны эксплуатацияләү вакытында ачыкланачак вак җитешсезлекләрдән сакланырга ярдәм итәчәк.
“Вознесенское бистәсендә хәзерге вакытта 200-дән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала бар. Сабыйлар һәм аларның әти-әниләре өчен балалар бакчасы ачылуы зур шатлык булачак. Балаларны шәһәрнең башка районнарына йөртергә туры килмәячәк. Якында клуб, биредә - саф һава. Билгеле, бистәнең социаль инфраструктурасы бераз артта кала. Әмма яңа объектлар куллануга тапшырылу белән биредә хәл кардиналь рәвештә үзгәрәчәк”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.