Казан Мэры Илсур Метшин "Эфир" телеканалындагы "Тема" тапшыруында аның уңай нәтиҗәләрен чыгарды.
(KZN.RU, 13-нче март). Бик күп күрсәткечләре буенча “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы вакытыннан алда - өч ел эчендә үтәлгән. “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында ТР башкаласы җитәкчесе Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Аерым алганда, уртача гомер озынлыгын арттыру буенча нәтиҗәләргә вакытыннан алда ирешелгән. “Программа кабул ителгән вакытта, Казанда уртача гомер озынлыгы 69 ел иде, бүгенге көндә әлеге күрсәткеч 72 яшькә тиң. Билгеле, бу әле чик түгел. Япониядә, мисал өчен, уртача гомер озынлыгы – 82 яшь”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Моннан тыш, 3 яшьтән олырак булган балалар өчен мәктәпкәчә учреждениеләргә чират проблемасы тулысынча хәл ителгән. “Без 20 яңа балалар бакчасы ачарга вәгъдә бирдек, ә дөреслектә 41 балалар бакчасы ачылды һәм тагын 28 учреждение быел эшли башлаячак”, - дип программаның уңай нәтиҗәләрен китерде Казан Мэры.
“Яшел рекорд” проекты ярдәме белән көзен шәһәрдә 100 меңенче агач утыртылган. Медицина өлкәсендә дә җитди алга китеш бар: узган елда яңа ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, Азинода озак көтелгән балалар поликлиникасы, шулай ук Универсиада Авылында ил күләмендә иң яхшы дип саналган студентлар полиликлиникасы ачылды.
“Программаның һәр пунктын карап чыкканнан соң, биш елга исәпләнгән планнарның төп өлеше вакытыннан алда эшләнгән булып чыкты”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.
“Һәр дүртенче казанлыны спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итүне максат итеп куйган идек. Хәзерге вакытта статистикага караганда, спортзалга, фитнеска һәм секцияләргә һәр өченче казанлы йөри”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Универсиада аркасында Казан заманча спорт комплексларына ия булды. Хәзерге вакытта йортка якын урнашкан спортны үстерү планлаштырыла. Узган елда Казанда футбол кыры һәм гимнастика комплекслары булган 5 эре спорт мәйданчыгы ачылды. “Быел 15 спорт мәйданчыгы ачылачак. Перспективада борыс белән турник һәр ишегалдында барлыкка киләчәк”, - дип ышандырды шәһәр башлыгы.