Киров районындагы әлеге бердәнбер зур стадион авария хәлендә булуы сәбәпле ябылган.
(KZN.RU, 13-нче март). Юдинодагы “Локомотив” стадионы бистәдә яшәүчеләр файдасына хезмәт итәргә тиеш, һәм шәһәр хакимияте тарафыннан аны юдинлыларга кайтарыр өчен барысы эшләнәчәк. “Локомотив” стадионының язмышы хакындагы сорауга “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында шәһәр Мэры Илсур Метшин шулай дип җавап бирде.
Шәһәр башлыгы билгеләп узганча, иң иске стадионның проблемасы хакында ул ишетеп кенә белми. “Локомотив” – Киров районындагы бердәнбер зур стадион, аның авария хәлендә булуы сәбәпле ябылганы кызганыч”, - дип борчылуын белдерде шәһәр башлыгы.
Эш шунда ки, стадион Россия тимер юллары (РТЮ) ААҖ карамагында. Бу елның февраль аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы белән стадионны йә муниципалитетка тапшырырга, яисә паритетлы нигездә ремонтларга тәкъдиме белән хат юлланды. Россия тимер юлларыннан җавап әлегә килмәгән.
“20 мең юдинлы өчен “Локомотив” спорт үзәге тормышы булып санала, аның Юдинода яшәүчеләр файдасына хезмәт итәчәгенә ышанабыз. Әлегә без бистәдә яшәүчеләрне узган елның февраль аенда стадионнан ерак булмаган урында яктыртылган чаңгы трассасы ачылуы белән сөендерә алдык. Быел ул кыш буена эшләде”, - дип ассызыклады И.Метшин.