Илсур Метшин инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингында беренчелекне саклап килә.
(KZN.RU, 12-нче март). 2014 елның февраль нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы медиарейтингында кабат беренче урынга чыкты.
Рейтинг “Медиалогия” ММЧ базасы нигезендә төзелгән, ул үз эченә аеруча абруйлы 13000 чыганакны – ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлыклар, интернет-ММЧ – үз эченә ала.
Февраль аенда федераль һәм региональ ММЧын анализлау нәтиҗәләре буенча Илсур Метшинның медиаиндексы 2094,91 пунктны тәшкил итә.
Рейтингны төзүчеләр фикеренчә, медиарейтингта беренче урынга чыгарга Илсур Метшинга Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестрының Бөтендөнья ямаш шеш белән авыручы бала көненә багышланган хәйрия концертында катнашуы ярдәм иткән. Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры Илсур Метшин маэстро Александр Сладковскийның чакыруы буенча актриса Нәфисә Хәйруллина белән берлектә “Щелкунчик” симфония әкиятен укыды. Монан тыш, экологик советта Илсур Метшин Шәһәр көненә Харовое күле тирәсендәге яшел зонаны төзекләндерү эшләрен үткәрүгә бюджеттан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 10-15 млн. сум акча җәлеп итәргә кушты.
Февраль медиарейтингының икенче урынында – Самара шәһәре Мэры Дмитрий Азаров (809,87 пункт), өченче урында – Пермь шәһәре башлыгы Игорь Сапко (783,93 пункт).
Шуны да әйтергә кирәк, Илсур Метшин инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингында беренчелекне саклап килә.