Илсур Метшин микрорайонны яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча эшне көчәйтергә кушты.
(KZN.RU, 11-нче март). Бүген, “Совет районы Район торак идарәсе” идарәче компаниясенең эшчәнлеге турындагы хисапны тыңлаганчы, Казан Мэры Илсур Метшин әлеге компания хезмәт күрсәткән йортларның берсендә булып кайтты. Нокса авышлыгы урамында 28-нче номерлы йортта яшәүчеләр фатирларындагы дымга һәм күгәреккә зарланалар.
“Совет районы Район торак идарәсе” идарәче компаниясенең директоры Александр Поливин компания хезмәт күрсәтә торган торак фондының төп проблемасы – йортларның фасадларын җылытырга кирәклек, дип хәбәр итте. “Микрорайон буенча мондый йортларның саны 23-ләп, бу – 1000-ләп фатир дигән сүз”, - дип белдерде А.Поливин.
Александр Поливин Мэрга хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытка 39 йортта 384 фатир җылытылган, тагын 78 йортта панельара җөйләр ремонтланган. Әмма әлеге юнәлеш буенча башкарылга тиешле эш күләме шактый зур булып кала бирә. Йортларда җылыны көйләү һәм учетка алу үзәкләрен урнаштырганнан соң хәл авырлашкан. Элек йортлар нормасыз җылытылган һәм стеналарны җылытуга зур чыгымнар тотылган. Хәзер, җылылыкны көйләү һава шартларына бәйле рәвештә җайга салынгач, җылылык начар үткәрелү сәбәпле стеналарда күгәрек барлыкка килә башлаган.
“Бу – иске торакны бетерү программасы буенча “Татстрой” компаниясе салган соңгы йортлар. Панельләрнең сыйфаты түбән икәнен күрәбез, ә төзелешнең сыйфаты коточкыч. Бу төзелеш компаниясенең банкротка чыгуы да юкка түгел, торакка 10 ел да юк, ә ул инде иске, әлеге йортлардан һаман зарланалар. Капиталь ремонт программасын төзеп, капиталь ремонт ясаячакбыз”, - дип вәгъдә бирде Илсур Метшин биредә яшәүчеләргә.
Алга таба Илсур Метшин Башкарма комитет Җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, шулай ук Казан районнары администрацияләре башлыклары белән “Совет районы Район торак идарәсе” идарәче компаниясе директорының хисабын тыңладылар. Хисап тоту идарәче компания бинасында узды.
Александр Поливин сөйләп узганча, торак оешма 2006 елда оешкан. Хәзерге вакытта “Совет районы Район торак идарәсе” идарәче компаниясе ҖЧҖ 93 торак йортка хезмәт күрсәтә, андагы 14510 фатирда 35069 кеше яши. Бу идарәче компания территориясендә 9 балалар бакчасы һәм 5 мәктәп урнашкан.
Микрорайондагы торак фондының яше һәм хәле хакында сөйләгәндә, Александр Поливин йортларның күпчелегендә капиталь ремонт эшләргә вакыт җиткән, аерым алганда, 13 йорт 25 ел элек салынган, дип хәбәр итте. 2013 елда капиталь ремонт буенча эш лифтларны алмаштырудан башланган: 6 торак йортта 26 лифт алмаштырылган, әлеге эшләр 40,9 млн сумга башкарылган.
“Узган елда торак фондны капиталь ремонтлауга 99 млн сум тотылган, шулардан 28,4 млн сум – агымдагы ремонтка һәм 70,5 млн сум – капиталь ремонтка”, - дип хәбәр итте А.Поливин. 2013 елда 56 йортта 199 подъезд (29,8 млн сум), шулай ук 76 йортта 263 подъезд түбәсе (77,8 млн сум) ремонтланган, дип төгәллек кертте ул. Идарәче компания карамагында 45 махсуслаштырылган җыештыру техникасы, шул исәптән, 13 кече механизация берәмлеге, 6 трактор, 4 үзбушкатыч һәм 3 катнаш юл машинасы (“КДМ”) бар. Микрорайондагы 44 торак күпфатирлы йортта 155 яшәү өчен каралмаган корылмалар – автомәктәпләр, банклар, кибетләр һәм чәчтарашханә бар.
Александр Поливин билгеләп узганча, беренче каттагы фатирларны торак фондтан яшәү өчен каралмаган фондка күчерүне сорап бик күп заявкалар килә . “Яшәү өчен каралмаган корылмалар бердәм исәп-хисап базасына кертелде, һәм барлык счетлар торак милекчеләренә бирелгән кебек үк бирелә”, - дип белдерде А.Поливин. Илсур Метшин моның берәр уңайсызлык тудыру-тудырмавы белән кызыксынды. А.Поливин сүзләренә караганда, счет буенча түләмәгән һәм идарәче компания санаган сумма белән килешмәгән милекчеләр бар. Әмма, тулаем алганда, директор сүзләренә караганда, милекчеләрнең күпчелеге – адекват кешеләр.
Директор сүзләренә караганда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар мәсьәләсе җитди булып кала. 2013 елда аларны җыю 96,2% тәшкил итә. Идарәче компания карамагында Завойский урамы буенча өлешкә кереп (дольщики) алданган 700 фатир исәпләнә. Шуларның 500-ендә яшиләр, ә 200 фатир буш тора. Соңгы елда төрле өстәмә исәп-хисаплардан 6 млн сум җыела.
Идарәче компания территориясендә 766 бурычлы кеше яши, торак-коммуналь хезмәтләр өчен аларның тәләүләре 6 айдан артык капланмаган. Александр Поливин суд приставларының эшен нәтиҗәсез дип билгеләде: 276 30,2 млн сумлык дәгъва гаризадан 97-се, ягъни бары тик 4,9 млн сум гына түләтелгән.
Йортларның күбесендә йорт башлыгы бар: 93 торак йортка 66 йорт башлыгы туры килә. “93 торак йортка 66 йорт башлыгы – яхшы күрсәткеч. Йорт башлыгы булган кеше – актив җәмәгать эшлеклесе, үз йортының хуҗасы булырга тиеш. Аларсыз муниципалитет та, идарәче компания дә тәртип урнаштыра алмый”, - дип билгеләде Илсур Метшин һәм әлеге эшне дәвам итәргә кушты.
Идарәче компаниянең 2014 елга булган планнарында – 23 лифтны алмаштыру, 13 подъезд түбәсен ремонтлау, 105 фатир стенасын җылыту, 43 подъездны ремонтлау, балалар мәйданчыклары һәм киртәләр урнаштыру, Чишмәле урамы буенча сквер оештыру, һ.б тора. “2014 елга планлаштырылган эшләрне үтәү 103,7 млн сум тәшкил итәчәк”, - дип нәтиҗә ясады торак милекчеләре иптәшлеге рәисе.
Төзекләндерүгә килгәндә, идарәче компания 51,5 млн сум тәшкил иткән үз акчасы хисабына 73 йорт территориясен төзекләндергән. 2013 елда микрорайон территориясендә идарәче компания “Яшел рекорд” гомумшәһәр проекты кысаларында 1293 агач һәм 322 куак утырткан. Илсур Метшин фикеренчә, бу микрорайон өчен әлеге яшеллек бик аз. Ул, “Азино”да яшелләндерү өчен урынның күп икәнлеген билгеләп, бу юнәлештәге эшнең начар алып барылганлыгын билгеләде.
Совет районы Район торак идарәсе” идарәче компаниясе – күп торак оешмалары үрнәк итеп алган иң ышанлычлы идарәче компанияләрнең берсе. 2013 елдагы лаеклы нәтиҗәләргә карамастан, төзекләндерү юнәлешендәге эшне көчәйтергә, шул ук вакытта сыйфатлы һәм матур итеп эшләргә кирәк. Халык белән эшне активлаштырыгыз, икенче елда микрорайонның территориясенең тагын да яшелрәк булуын күрергә теләр идек”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Видеорепортаж