Җиңүчеләр өчен киләсе сынау “Татарстан Республикасы ел укытучысы - 2014” конкурсы булачак.
(KZN.RU, 4-нче март). Казанның 2014 елгы иң яхшы укытучысы Мәскәү районының Ж.А.Зайцева исемендәге 122-нче номерлы гимназиясендә математика укыта. Миләүшә Камышина “Казанның ел укытучысы” һөнәри осталык конкурсының абсолют җиңүчесе дип табылды, аның нәтиҗәләрен бүген Казан Ратушасында игълан иттеләр. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин, ТР премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казанның иң яхшы укытучылары катнашты.
Конкурста катнашучыларны сәламләп, Илсур Метшин залдагы барлык кешеләрнең җиңүчеләр икәнен, конкурста җиңелүчеләр юклыгын дип билгеләп үтте. “Конкурста катнашучыларның саны артуы һәм иң яхшылар рәтендә булырга теләүчеләрнең составы яшәрүе безне сөендерә”, - дип ассызыклады ул.
Ел укытучысы конкурсы – алдынгы мәктәп укытучылары өчен иң дәрәҗәле педагогик сынау. Бу елда конкурсның шәһәр этабында район этапларында җиңү яулаган 67 педагог катнашты. Конкурсантлар арасында 47 хатын-кыз һәм 9 ир-ат бар. Катнашучыларның күпчелеге – уртача яшьләре 35 тирәсе, уртача хезмәт стажы 10,5 ел булган яшь мөгаллимнәр.
“Республика, шул исәптән федераль дәрәҗәдәге олимпиадалар, конкурсларда җиңүче мәктәп укучыларының саны арта. Һичшиксез, болар барысы да сезнең эш күрсәткече булып тора. Укытучының һөнәре һәрвакытта да иң дәрәҗәле һәм җаваплылардан булды. Бу зур эш, һәм, мөгаен, сезнең хезмәт белән табибларныкын гына тәңгәл куеп буладыр. Сез эшегезгә бөтен күңелне салып эшләргә кирәклекне башкалардан яхшырак беләсез”, - дип билгеләде Мэр педагогларга мөрҗәгать иткәндә.
Бу елда конкурс 7 номинациядә үтте: “Гуманитар фәннәр буенча иң яхшы укытучы”, “Табигать фәннәре буенча иң яхшы укытучы”, “Иң яхшы математика укытучысы”, “Иң яхшы татар теле укытучысы”, “Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча иң яхшы укытучы”, “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе”, “Мәктәпкәчә белем бирүдә иң яхшы тәрбияче”. Иң яхшы педагоглар, төрле конкурс сынаулары аша үтеп, чыннан үзләрен иң көчлеләр буларак таныттылар.
Конкурсантларның эшен шәһәрнең педагогик берләшмәсе вәкилләреннән торган жюри әгъзалары билгеләде. Алар арасында фән кандидатлары, доцентлар, фән докторлары, Казанның атказанган укытучылары да бар иде.
Энгель Фәттәхов, үз чиратында, мәгариф өлкәсендә югары квалификацияле кадрлар әзерләү өстенлекле бурычлардан торуын билгеләде. “Казанның педагогик составы – 8 меңлек армия, ул зур эш башкара һәм талантлы балалар белән матур итеп эшли. Без сезгә башкарган хезмәтегез өчен рәхмәтлебез”, - дип өстәде ул.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 25 җиңүче, призер һәм номинантларның исемнәре аталды.
31 еллык хезмәт стажы булган педагог-математик Миләүшә Камышина конкурсның абсолют җиңүчесе булды. Җиңүче сүзләренә караганда, әлеге һөнәрне ул үзе дә укытучылар гаиләсендә тәрбияләгәнгә сайлаган. М.Камышинаның җиңү сере шунда ки, ул балалардан мәсьәләләрне механик рәвештә чишүне генә таләп итми, ә игътибарлы булырга, ситуациягә анализ бирә белергә һәм дөрес нәтиҗә ясарга өйрәтә. “Мин һәрвакытта да гадел укытучы булырга омтылам, үз укучыларым өчен дус та, таяныч та, шул ук вакытта таләпчән остаз да”, - дип сөйләде ул.
Идел буе районының 52-нче номерлы гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Альбина Прошина конкурста лаеклы икенче урынны алды, ә өченче урынны – Совет районындагы 79-нчы номерлы мәктәпнең тарих укытучысы Рада Захарова.
Илдар Саяхов (Киров районындагы 4-нче номерлы гимназия-интернат) иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы исеменә лаек булды. Ә иң яхшы тәрбияче исемен Яңа Савин районының 151-нче номерлы балалар бакчасы логопедия белгече Виолетта Тарасова алды.
Вахитов районындагы 27-нче номерлы гимназиянең рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Диләрә Муравьева “Иң яхшы класс җитәкчесе” титулын алды, ә Разих Камалов (Авиатөзелеш районының 62-нче номерлы мәктәбе) исә “Иң яхшы тормыш иминлеге нигезләре укытучысы” исеменә лаек булды. Диләрә Муравьева сүзләренә караганда, класс җитәкчесе булу – бәхет һәм шул ук вакытта зур җаваплылык. “Без балаларны 5 сыйныфта кабул итеп алабыз һәм 11 сыйныфка кадәр алып барабыз. Әлеге яшьтә балалар зур җиңүләргә ирешә һәм уңышсызлар да кичерә, нәкъ менә класс җитәкчесенә ул ышанырга тиеш”, - диде ул. Разих Камалов әлеге һөнәргә армиядән соң килгән. “Мин укучыларга армиядә алган тәҗрибәмне бирергә тырышам һәм әлеге катлаулы тормышта яшәргә өйрәтәм”, - дип сөйләде ул.
Авиатөзелеш районындагы 119-нчы номерлы мәктәпнең математика укытучысы Венера Аншукова иң яхшы математика укытучысы булды. Математик сүзләренә караганда, ул балачактан нәкъ менә әлеге фәнне яраткан һәм инде 7 сыйныфта укыганда ук математика укытучысы булырга дип карар кылган.
Бүген шулай ук төрле конкурсларда катнашучыларны да билгеләп үттеләр. Җиңүчеләр һәм лауреатларга диплом һәм премияләр тапшырылды. Абсолют җиңүчегә “Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы-2014” исеме бирелде һәм 100 мең күләмендәге премия тапшырылды.
“Безнең башкаладагы укытучылык бөтен республикадагы мәгариф үсеше системасы үсешенә тон бирә. Укытучылар без таяна торган фундамент булып торалар. Сез – иң яхшылары, һәм без сезнең белән горурланабыз”, - дип җиткерде шәһәр башлыгы.
Җиңүчеләр өчен киләсе сынау “Татарстан Республикасы ел укытучысы - 2014” конкурсы булачак.