Илсур Метшин ТКХ шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә иң четерекле тармак булып калганлыгын билгеләп үтте.
(KZN.RU, 3-нче март). ТКХ өлкәсендә дистә еллар буена бары тик яңа алымнар кулланып кына чишә алырлык төрле дәрәҗәдәге мәсьәләләр җыелып килде. Беренче урында идарәче компанияләрнең хакимият өчен дә, халык өчен үтә күренмәле булуы тора. Бу хакта башкала Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының XXXI сессиясе вакытында 2013 елга хисап белән чыгыш ясаганда җиткерде.
Илсур Метшин ТКХ шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә иң четерекле тармак булып калганлыгын билгеләп үтте. Шулай да соңгы елларда Казанда күзгә күренерлек алга китеш сизелде – капиталь ремонт программасын тормышка ашыру кысаларында Казанның 40% торак фонды яңартылды, 5200 лифтның һәр өченчесе алмаштарылды. Күпфатирлы йортларның тулаем 100% гомумйорт счетчиклары белән тәэмин ителде, өчтән бере – һава торышына җайлаша торган җиһазлар белән. Торак-коммуналь хезмәтләре һәм ишегалларын төзекләндерүнең сыйфаты үсүе әкренләп беренче урынга чыгып килә.
Казан Мэры фикеренчә, Татарстан башкаласында энергияне саклау ягыннан нәтиҗәле булган проектлар әһәмиятле булып тора. Заманча технологияләр кертелгән йортларда яшәү уңайлырак була бара, шул исәптән аларны тоту өчен чыгымнар шул килеш кала, кайбер позицияләр буенча кими дә.
“Контейнер паркы һәм чүп чыгару паркы 80%-ка яңартылды. Чүпләрне аерым җыю буенча пилот проекты башланды, бу исә икенче тапкыр куллана торган чимал файдасының күләмен арттырырга ярдәм итә. 2013 елда “Восточный” көнкүреш калдыкларын күмү буенча яңа полигон төзелеше башланды. Кулланышка тапшыру вакыты – 2014 елның декабре. Полигон проекты әзерләнгән һәм экология куркынычсызлыгы ягыннан иң катгый таләпләрне исәпкә алып төзелә. Казанда боз сөңгеләре һәм түбәләрдәге боз катламнарына каршы көрәшнең яңа ысуллары кертелә. Торбаларны алмаштыру күпчелек очракта җир казуларсыз гына башкарыла”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Әлеге уңышларга карамастан да, ТКХ өлкәсенә күрсәтелә торган хезмәтләрне тагы да яхшырта алырлык яңа эш алымнары кирәк.
“Бүгенге көндә торак оешмаларының эшчәнлеге кирәкле рәвештә көйләнелмәве әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Беренче чиратта идарәче компанияләр артыннан тиешле контроль системасын булдырырга кирәк. Бөтен кеше өчен дә үтә күренмәлелек булдыру зарур: хакимият өчен дә, халык өчен дә. Һәм без бу юнәлештә җитди эш алып барабыз”, - диде Илсур Метшин.
Шулай ук шәһәр җитәкчесе Казандагы идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре эшләренең нәтиҗәле коэффициентын “Ачык Казан” IT-проектын кертү белән үстереп булганлыгын искәртте, халыктан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләү тәртип салуда беренче этап булып торды.
Хәзерге вакытта система аша 567 мең гариза үтте, ел дәвамында уртача алганда 255 мең мөрәҗәгать кабул ителде. Шикаятьләргә җавап кайтаруның уртача вакыты 3,5 тапкырга кимеде, вакыты чыккан гаризаларның саны - 3,7 тапкырга.
Чираттагы планнарда – күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен түләүләрне автомат рәвештә яңадан исәпләү хезмәтен кертү һәм торак йортның электрон техник паспортын булдыру, бу исә системага объектның торышы турындагы барлык кирәк булган мәгълүматларны кертергә мөмкинлек бирәчәк. Боларның барысы да ТКХ системасын үтә күренмәле итәргә булышачак.
“Халыкның тагы бер табигый таләбе – ишегалды территорияләренең торышы. 2011-2012 елларда без 1 млн. кв метр ишегалды территориясен тәртипкә китердек. Яхшы якка үзгәрешне 230 меңләп шәһәрле сизде. Һәм бу эш алга таба да дәвам ителәчәк”, - дип билгеләде Илсур Метшин.