Татарстан башкаласында юл хәрәкәтен оештыруның заманча урбанистиканың фәнни методларына нигезләнгән комплекслы схемасын эшләү бара.
(KZN.RU, 3-нче март). Соңгы елларда Казан юлларындагы транспорт торышы күзгә күренеп үзгәрә башлады. Бу җәмәгать транспорты эшенә дә кагыла. Шәһәр хакимияте эшчәнлегендә тарнспорт челтәрен үстерү өстенлекле мәсьәләләрдән кала, шәһәрнең төрле читенә алып барырлык тиз трафикны тәэмин итә торган инфрастуруктура булдыру аның нәтиҗәсе булырга тиеш. Бу хакта башкала Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының XXXI сессиясе вакытында 2013 елга хисап белән чыгыш ясаганда җиткерде.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, Казандагы транспорт ситуациясе шәһәр хакимиятенең көндәлек игътибарын җәлеп итә торган тармак булып кала бирә. Соңгы елларда юл хәрәкәтен оештыру мәсьәләсендә уңай нәтиҗәләргә ирешелде. Шәһәр хакимиятенең ТР ЮХИДИ җитәкчелеге белән тыгыз хезмәттәшлек итүе, транспорт инфраструктурасын җәелдерү һәм өстәмә чаралар күрү, аерым алганда, “акыллы светофорлар” урнаштыру, сул якка борылышларны тыю, законсыз парковкаларга каршы көрәш һәм көндезге сәгатьләрдә зур йөк машиналарына шәһәр үзәгенә керүне тыю да үз нәтиҗәләрен бирде.
“Узган елда 2635 юл тамгасы һәм 18 яңа светофор куелды. Әмма без шуны аңларга тиеш: боларның барысы да сизелерлек нәтиҗә бирсә дә, болар вакытлы гына, ягъни күпмедер вакытка гына нәтиҗәсе булуы бар. Соңгы 10 елда шәһәрдәге автомобильләр саны ике тапкырга арткан. Без ел саен 25-30 мең машинага артабыз. Социологик сораштыру мәгълүматларына караганда, 2013 елның сентябрендә инде 18 яшьтән өлкәнрәк булган казанлыларның 66% гаиләсендә автомобиль булган. Башка шәһәрләрнең тәҗрибәсен өйрәнү безгә барлык нәтиҗәләр дә гади генә булмавын, популяр түгеллеген һәм бик җаваплы икәнен сөйли. Шуңа да әлеге юнәлештәге теләсә кайсы адым уйланылган һәм һичшиксез аңлатмалы эш белән озатылырга тиеш”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Татарстан башкаласында юл хәрәкәтен оештыруның заманча урбанистиканың фәнни методларына нигезләнгән комплекслы схемасын эшләү бара. Илсур Метшин фикеренчә, җәмәгать транспорты автомобильгә лаеклы алмаш булырга тиеш.
“2006 елда башланган шәһәр пассажир транспорты реформасына баштан ук төрлечә мөнәсәбәт булды. Әмма 2010 елда алдынгы эксперт-транспортчылар Казандагы җәмәгать транспорты үсеш дәрәҗәсен Россиядәге уртача дәрәҗәдән күпкә алдарак икәнлеген җиткерделәр. Без Россия Федерациясенең бердәм маршрут челтәре булган сирәк шәһәрләренең берсе булып кала бирәбез. Ташламага ия затлар транспортның барлык төрләрендә дә үз хокукларыннан файдалана ала”, - диде шәһәр җитәкчесе.
“Шуны да искә төшереп үтәсем килә, паркны яңарту һәм аны автоматлаштыруны без бюджет акчаларын тотмыйча диярлек башкардык. 2007-2008 елларда 3 млрд. сумнан күбрәккә 1300 автобус алынды. Универсиадага күчмә составны әзерләү вакытында 3 млрд. сумга парклар яңартылды. Моннан кала, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, линиягә дистәләгән яңа уңайлы трамвай һәм троллейбуслар, 500-ләп яңа автобус чыкты. Россиянең эре шәһәрләре белән чагыштырганда, бүгенге көндә Казандагы парк иң яңа дип санала. Автбусларның 98%-ы, тролллейбусларның яртысы һәм трамвайларның 38%-ы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне, өлкәннәрне йөртә ала”, - дип билгеләде Татарстан башкаласы Мэры.
Җәмәгать транспорты паркын яңарту белән беррәттән автобус һәм трамвайларның йөрү даимилеген дә яхшыртырга ирештек. Моңа исә махсус юл полосалары кертү зур этәргеч бирде.
Экологик яктан чиста транспорт төрен җәелдерү, шул исәптән газ ягулыгы белән эшли торган транпортларга күчү – шәһәр хакимияте каршында торган бурычлар.
“Әлбәттә инде, казанлыларның барысы да метро төзелешенең дәвам ителәчәгенә зур өмет баглыйлар. Дубравная станциясендә әзерлек эшләре башланды. 2013 елда өч яңа станцияне кулланышка тапшыру белән, шәһәрнең бер башыннан икенчесенә 27 минут эчендә барып җитү мөмкинлеге барлыкка килде. Узган елда метрополитен барлыгы 31 млн. пассажирга хезмәт күрсәткән, бу исә 2012 ел белән чагыштырганда 4 миллионга күбрәк дигән сүз”, - диде Илсур Метшин.
6 районны тоташтырган 5-нче номерлы яңа трамвай маршруты да популяр булып тора. “Бер сәгать эчендә әлеге трамвайда бөтен шәһәрне әйләнеп чыгып була. Маршрутны ачу белән пассажирлар саны көненә 12 меңнән алып 30 меңгә кадәр үсте. Уйланылган, һәркем куллана алырлык һәм уңайлы транспорт челтәре безнең бөтен көчебезнең нәтиҗәсе булып торырга тиеш, шул очракта гына шәһәр халкы һәм һәм башкала кунаклары шәһәрнең теләсә кайсы почмагына тиз бары җитә алачак”, - дип шәрехләде Илсур Метшин.