Торак төзелеш программаларын тормышка ашыруны, шул исәптән социаль ипотека буенча торак төзелеше өчен дә, шәһәр читләрен өйрәнүне дәвам итәргә кирәк.
(KZN.RU, 3-нче март). Казанда актив торак төзелеше өчен җир резервлары елдан ел кими бара. Торак төзелеш программаларын тормышка ашыруны, шул исәптән социаль ипотека буенча торак төзелеше өчен дә, шәһәр читләрен өйрәнүне дәвам итәргә кирәк. Шулай да Казан үзәгендә булган һәм күпләгән инвесторлар өчен кызыклы булган бушаган сәнәгать зоналары территорияләрен өйрәнү турында да онытырга ярамый. Бу хакта бүген Казан шәһәре думасының XXXI сессиясендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин депутатларга 2013 елгы эшчәнлек буенча хисап тотканда җиткерде.
Казан Мэры торак төзелешен икътисадның төп секторларының берсе дип атады. Шәһәр җитәкчесе фикеренчә, әлеге юнәлештә, узган елда кулланылышка тапшырылган планлы индикаторларга туры килгән 810 мең кв.метр торакка карамастан, Татарстан башкаласында җитди тоткарлыклар булган.
“Бүгенге көндә халкының торак фатирларның гомуми мәйданы белән тәэмин ителеше 24 кв.метрны тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч буенча Казан соңгы 6 ел эчендә миллион халкы булган шәһәрләр арасында лидерлар рәтендә тора. Әмма күпфатирлы торак төзелеше планында без 2012 ел белән чагыштырганда 1,7 тапкырга төшүен күрәбез, ә социаль ипотека буенча - өч тапкырга”, - дип җиткерде Илсур Метшин.
Шәһәр җитәкчесе фикеренчә, моңа бик күп сәбәпләр китергән. Беренчедән, Универсиада объектлары төзелешләрендә төзүчеләрнең мәшгульлеге. Әмма җир участоклары һәм инженерлык инфраструктурасы буенча башлап куелган эш тотып бетерелүе төп сәбәп булып тора.
“Безгә, әлеге киртәне җиңәр өчен, җитди итеп эшләп алырга кирәк, чөнки масштаблы төзелеш һәрвакытта да калган икътисад өчен мультипликатив нәтиҗә бирә тора торган үсеш ноктасы булып торды. Казанда социаль ипотеканың киләчәген без “Салават күпере” микрорайоны төзлеше белән бәйлибез. әлеге проектны тормышка ашыру озакка сузылмас, дип ышанабыз. Анда планлаштырылган 1,5 млн. квадрат метр торак – хәзерге Киров районыннан күбрәк”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Шулай да, Илсур Метшин сүзләренә караганда, чик җирләрне өйрәнү шәһәр үзәгендәге территорияләрне комплекслы реновацияләүне икенче планга калдырмый, бигрәк тә бушап калган сәнәгать зоналары урынында.
“Шунысы шатландыра, территорияләрне комплекслы өйрәнү юлы буенча шәхси төзүчеләр дә бара. Узган елгы уңай мисаллар сыйфатында “Изумрудный город” (Габишев урамы, Кол Гали урамы, Завойский урамы), “Экопарк Дубрава” (Дубравная урамы), “Флагман” (Җиңү проспекты) комплексларын китерәм. Төзергә теләүчеләр шәхси сектор һәм авария хәлендәге торакны урнаштырырга әзер булырга тиеш, социаль инфраструктура булыдру буенча йөкләмә алырга тиеш. Алдан уйланылган һәм булдырылган структуралы балалар бакчасы, мәктәп, кибет, транспорт мөмкинлеге булган теләсә кайсы торак төзелеше сатып алучы өчен җәлеп итүне көчәйтә”, - дип җиткерде Казан Мэры.
Илсур Метшин Петр I боерыгы буенча 300 ел элек төзелгән Бишбалта бистәсе территориясе реновация механизмын эшләп бетерү планлаштырылган пилот мәйданчыгы булып торуын билгеләде.
“1718 елдан 1829 елга кадәр биредә суга төрле исемдәге 400 суд төшерелә. Биредә зур шәхесләр кунак була – рус императрицасы Екатерина II һәм Александр Дюма. Искиткеч уңайлы урнашу урыны, бай тарихи мирас, елга, яшеллек – бу урынның инвесторлар һәм Казан туристларын җәлеп итәрлек барлык урыннары да бар”, - диде шәһәр җитәкчесе.
“Йорт төзүчеләр шәһәр хакимиятеннән территориаль планлаштыру буенча төгәл ориентирлар, шулай ук административ киртәләрәне киметүне көтәләр. Инде бүген үк шәһәр архитектура идарәсе тарафыннан шәһәр территорияләрен планлаштыру буенча 24 проект раслатырга тәкъдим ителгән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча күп функцияле үзәк булдыру буенча планлы эш бара, ул исә Груздевтагы бер бинада төзелеш һәм җир мәсьәләләре белән бәйле булган барлык рөхсәт бирү хезмәтләрен берләштерәчәк”, - дип җиткерде Илсур Метшин.