Яңа редакциядә тышкы мәгълүмат урнаштыруның яңа таләпләре билгеләнгән.
(KZN.RU, 3-нче март). Казан шәһәре Думасы депутатлары XXXI сессия эше барышында Казанның Төзекләндерү кагыйдәләренә кертеләчәк үзгәрешләрне хуплады.
Яңа редакциядәге Кагыйдәләргә мәгълүмати конструкцияләрнең яңа төшенчәләре кертелгән, аларны урнаштыруга карата мөмкин булган зурлыклар һәм таләпләр язылган. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Владимир Фомин аңлатып узганча, шәһәр территориясендә тышкы мәгълүмат урнаштыруның 11 төре каралган. Алар арасында диварга эленә торганнары яисә декоратив панно, төрле төрдәге конструкцияләр (түбә, витрина, щит яисә махсуслаштырылган), элмә такталар, стелалар, әләм композицияләре һәм штендерлар бар.
Кагыйдәләрдә шулай ук “дизайн-проект”, “фасадның архитектур үзенчәлекләре”, “культ объекты”, “шәһәр панорамасы”, “бина” кебек төшенчәләргә аңлатма бирелә.
Яңа редакциянең гомуми таләпләре нигезендә, 1959 елга кадәр төзелгән мәдәни мирас һәм тарихи биналардагы объектларда тышкы мәгълүмат урнаштыру рөхсәт ителми.
Төзекләндерү кагыйдәләрендәге үзгәрешләрне исәпкә алып, депутатлар шулай ук “Казан шәһәрендә реклама конструкцияләре урнаштыру турында”гы карарга берничә төзәтмә кабул итте. Аерым алганда, тышкы мәгълүмат чараларын җирле үзидарә органнары белән килешү тәртибе гадиләштерелде. Тышкы мәгълүмат урнаштыру өчен эшмәкәргә Казан Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән әлеге конструкциянең тышкы күренешен генә килештерергә кирәк.
Реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм куллануга рөхсәт бирү белән Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе шөгыльләнәчәк. Бирелгән барлык рөхсәтләр турында мәгълүмат шәһәр реестрында сакланачак. Бу реклама конструкциясен урнаштыру һәм куллануны яңа затка рәсмиләштерүне җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. Реклама конструкциясенең яңа хуҗасы турында мәгълүмат реестрга рөхсәт бирү документациясен рәсмиләштерүдән башка кертеләчәк.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, Казанның Төзекләндерү кагыйдәләре – шәһәрне төзекләндерү эшенең мөһим элементы. “Административ киртәләрне киметү өчен элмә һәм реклама элементларының бердәм стандарты әзерләнгән. Бу исә реклама мәгълүматының бердәм стандартларга туры китереп эшләнүенә китерәчәк, һәм хәзер безнең реклама бирүчеләребез тышкы мәгълүмат урнаштыру буенча анык һәм бертөрле кагыйдәләр күрә алачак”, - дип ассызыклады ул.