Татарстан башкаласы Мэры казанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән масштаблы эшләр турында сөйләде.
(KZN.RU, 3-нче март). Төп максат итеп шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшырту куелган “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы 3 ел эчендә үтәлгән. Казан шәһәре Думасының XXXI сессия эше барышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Казан Мэры экологияне яхшырту “Сәламәтлек бишьеллыгы”ның төп юнәлешләреннән берсе булганын искә төшерде. Аерым алганда, Татарстан башкаласында шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү масштаблы программасы гамәлгә куелды. Әлеге программа кысаларында Казанда 2012 елның көзеннән башлап 100 мең зур булып үсә торган агач, шулай ук бик күп санда куак, чәчәк һәм газон үләне утыртылды.
Социаль инфраструктурасының яхшыртылуы “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасының тагын бер нәтиҗәсе булып тора. “Иң ачык мисал – балалар бакчалары. Исегезгә төшерәм, күптән түгел чиратта 16 меңнән артыграк бала исәпләнә иде. 2010 елда, биш ел эчендә 20 балалар бакчасы салуны программага керткән вакытта, безгә анысы да күп кебек тоелды. Өч елдан соң, “Бәләкәч” Президент программасы ярдәме белән, шулай ук төзүчеләребезнең җайга салынган эше һәм эшмәкәрлекнең социаль җаваплылыгы аркасында 41 яңа балалар бакчасы балаларны кабул итте. Өч яшьлек балалар арасында чират тулысынча бетерелде”, - дип билдерде Илсур Метшин.
Шулай ук Казан Мэры быел шәһәрдә тагын 28 мәктәпкәчә учреждение төзеләчәген искә төшерде. “Бүгенге көндә әти-әниләр безнең алга куйган иң кискен мәсьәлә - иске балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау, андыйлар саны 212-гә җитә. Күз алдыбызда мәктәп биналары үзгәртелә - республика программасы кысаларында 63 мәктәп ремонтланган, бу – 30 ел элек куллануга тапшырылган биналарның яртысы дигән сүз. Иң яшь казанлыларга да игътибар биреләчәк”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
“Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында сәламәтлек саклау өлкәсенә дә игътибар бирелде.
“Казанда көтелмәгән көчле демография күтәрелеше күзәтелә. Шуның белән туучылар саны артуы белән бергә үлүчеләр саны кими. Бу казанышта медицинаның да өлеше шактый зур”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Илсур Метшин узган елда Татарстан башкаласында яңа ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе ачылганын искә төшереп узды, Азино Россиядә иң эре поликлиникалы булды, ә Казан студентлары өчен Универсиаданың медицина үзәгендә яңа поликлиника ачылды.
“Кызганычка каршы, кадрлар мәсьәләсе шулай ук кискен тора. Әмма медицина хезмәткәрләренең эш хакын арттыру һәм алар өчен аренда торагы төзү бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәр, дип ышанабыз”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Уртача яшәү дәвамлылыгын арттыру сәламәт яшәү рәвешен пропагандаламыйча мөмкин түгел. Бу юнәлештә Казанның шулай ук әһәмиятле казанышлары бар. “Сәламәтлек бишьеллыгы”н эшләп башкару кысаларында спорт белән шөгыльләнүгә шәһәрлеләрнең дүрттән бер өлешен җәлеп итү максаты куелган иде.
“Бүгенге көндә, статистика мәгълүматына караганда, казанлыларның өчтән бер өлеше спортзалларга һәм фитнес-үзәкләргә йөри. Эре спорт комплекслары төзеп, без якында урнашкан спорт объектларына басым ясыйбыз. Киләсе елларга куелган бурыч – һәр ишегалдында турник һәм борыс булса да урнаштыру, без әлеге юнәлештә эш башладык”, - дип белдерде Казан Мэры.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, футбол кыры булган спорт мәйданнары микрорайоннарның спортлы тормышы үзәге булачак. Узган елда шундый 5 мәйдан ачылган, тагын 3-се югары әзерлек дәрәҗәсендә. Быел тагын 12 мәйданчык әзерләнүе планлаштырыла.
“Мондый мәйданчыкларның автомат рәвештә балалар һәм яшьләрнең, аларның әти-әниләрен җәлеп итү үзәгенә әверелгәнен әйтеп тору кирәкме икән. Анда иртәдән башлап кичкә кадәр спортлы тормыш кайный. Яшьләрнең кулында да сыра һәм тәмәке түгел, кышын – хоккей кәшәкәсе, җәен – футбол тубы”, - диде Илсур Метшин.
“Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында өстенлекле дип сайланган барлык юнәлешләр һәм индикаторлар буенча чынбарлык барлык фаразларны да уздырды. “Бишьеллык”ны без өч елда үтәдек, хәзер аны арттырып үтисе генә калды”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.