Соңгы 5 елда Татарстан башкаласында булган туристлар саны 2,5 тапкырга арткан.
(KZN.RU, 3-нче март). 2006 елдан алып Татарстан башкаласында булган туристлар саны 2,5 тапкырга арткан. Казан Башкарма комитетына алга таба да туризм өлкәсен үстерүдәге эшен дәвам итәргә кирәк. Казан шәһәре Думасының XXXI сессиясендәге чыгышы барышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый йөкләмә бирде. Шәһәр җитәкчесе депутатлар алдында 2013 елда башкарылган эше буенча хисап тотты.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, транспортлар коридоры чатында урнашкан Казан, беренче чиратта, сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге һәм кунакчыллык шәһәре булып тора. Казанда нәкъ менә әлеге секторлар башкалары белән чагыштырганда тизрәк үсә. 2013 ел эчендә генә дә Татарстан башкаласында 35 яңа кунакханә ачылды, шул исәптән 13 яңа хостел барлыкка килде. Кунакханә инфраструктурасы чирек өлешкә артты, номерлы фонд – 20%-ка.
“Узган елда Казанда 1,5 миллионнан артык турист булды, ягъни беренче тапкыр кунакларның саны җирле халык саныннан артып китте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2006 ел белән чагыштырганда, туристлар саны 2,5 тапкырга арткан. Аэропортта яңа терминал һәм аэроэкспрессның тармаклары ачылу белән туризмны җәелдерү өчен мөмкинлекләр дә артты, моңа тагы 40 ел буе көткән төньяк тимер юл вокзалын да өстәп була”, - диде Казан Мэры.
Казанга булган кызыксыну даими рәвештә артуы игътибарга лаек. Мисал өчен, Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстан башкаласындагы кунакханәләрдә, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләренекенә караганда, туристлар саны күбрәк булган.
“Кунакларга күрсәтерлек һәм карарлык урыннар да бихисап. Әмма шәһәр үзенә җәлеп итәр өчен яңа туристик алымнар табарга кирәк, ягъни бирегә килгәч, 2-3 көнгә булса да тоткарлану теләге уянырга тиеш. Мин безнең Башкарма комитеттан, депутатлар корпусыннан әлеге юнәлештәге эшне дәвам итүләрен сорыйм”, - дип җиткерде Илсур Метшин.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, әлеге эшне иң беренче чиратта эшмәкәрлек вәкилләре, туристлык операторлары, отельерлар, төбәкне өйрәнүчеләр белән әңгәмә аркылы алып барырга, шулай ук үзара элемтә өчен барлык формаларны, социаль челтәрләрне, интернет-ресурсларны да кулланырга кирәк.