"Урта класс, кече һәм урта эшмәкәрлек – җәмгыятьнең нигезе һәм таянычы”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
(KZN.RU, 3-нче март). Казан хакимияте каршында шәһәр үсеше өчен яңа драйверлар табу буенча әһәмиятле бурыч тора. Кече һәм урта эшкәмәкәрлеккә булышу мөһим юнәлешләрнең берсе булып кала, бу исә бөтен дөньяда да җәмәгатьчелек өчен нигез һәм таяныч хезмәтен үти. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының XXXI сессиясендә 2013 елгы эшчәнлек турында хисап тотканда җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе, Бөтендөнья җәйге студент уеннарын Казанда үткәрү хокукы ярдәмендә, шәһәр хуҗалыгының күпчелек өлкәләренә тиз үсеш өчен мөмкинлек барлыкка килгәнлеген билгеләп үтте. Бу исә икътисадка да кагыла.
“Универсиада аркасында Татарстан башкаласына, бюджеттан тыш инвестицияләрне исәпкә алып, 228 миллиард сум керем булды. Шуны да билгеләп үтми мөмкин түгел, Казанда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга сыя торган салымнарның еллык күләме соңгы биш елда 77%-ка үсте, ягъни ел саен 92 миллиард сумга кадәр. Инфляцияне исәпкә алып ясалган реаль үсеш 49% булды”, - диде Казан Мэры.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр хакимияте каршындагы төп эш – икътисад һәм инвестицияләр үсеше темпын киметү. “Әлеге проблема бөтен дөньяга, илгә кагыла диярлек. Безнең республиканы да ул уратып узмады. Универсиададан соң Казан каршында үсеш драйверлары эзләү мәсьәләсе килеп басты”, - дип билгеләп үтте шәһәр җитәкчсе.
Казан Мэры сүзләренә караганда, гомуми фонда Татарстан башкаласы икътисады уңышлы күренә. ВТПның 2013 елдагы үсеше 3,5% тәшкил итә, сәнәгать җитештерүчәнлеге күләме индексы – 105,7%. “Яхшы дәрәҗәдә - 185 млрд. сум диярлек – төп капиталга салынган инвестицияләрнең күләме саклана. Инвестицияләр күләменең төбәк продуктларына бәйләнеше 38% килеш калды. Начар һава торышына карамастан, зур төзелешләр беткәннән соң да, без эшсезлекнең үсешенә юл куймадык. Рәсми дәрәҗә - тарихи минимумда, бер эшсезгә биш эш урыны туры килә”, - дип җиткерде Илсур Метшин.
Узган ел нәтиҗәләре буенча эре һәм урта предприятиеләрдәге уртача хезмәт хакы 29,6 мең сумны тәшкил иткән. Хезмәт хаклары үсешен аеруча да укытучылар һәм табиблар сизде.
“Без “Казаньоргсинтез”, “КВЗ”, “Нәфис”, “КМПО”, “КАПО” кебек шәһәребезнең эре сәнәгать предприятиеләре белән горурланабыз. Тарихи яктан шактый көчле булган оборона өлкәсенә зур өметләр баглыйбыз”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Илсур Метшин ассызыклап үткәнчә, Казан икътисадының өчтән берен кече эшмәкәрлек вәкилләре тәшкил итә, аның өлеше – 34%. “Шәһәрнең кече эшмәкәрлегендә бүген 172 кеше мәшгуль – бу исә шәһәрдәге эшкә яраклы халыкның өчтән бере, дигән сүз. Әмма без бу мәсьәләдә үзебезне Европа шәһәрләре белән чагыштырырга тиеш, анда урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр 70%-ка җитә. Һәм безнең алга яңа бурыч килеп баса. Хакимият эшмәкәрлек-ширкәтләр белән хезмәттәшлек итәргә, аларны тыңларга һәм ишетергә тиеш”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Урта класс тормышының сыйфатын үстерү шәһәр җитәкчелеге эшендәге өстенлекле якларның берсе булып тора. “2013 елның октябрендә уздырылган бер сораштыру күрсәткәнчә, “Соңгы ярты елда сезнең тормышыгыз кайсы якка үзгәрде?” дигән сорауга урта классның 50% вәкиле: “Яхшы” дип җавап кайтарган. Безнең бурыч - әлеге тенденцияне сакларга һәм үстерергә. Урта класс, кече һәм урта эшмәкәрлек – җәмгыятьнең нигезе һәм таянычы, һәм бу безнең тарафтан уйлап чыгарылмаган”, - дип җиткерде Илсур Метшин.