Төзекләндерү һәм яшелләндерү өстенлекле юнәлешләрдән кала бирә, дип билгеләде Илсур Метшин.
(KZN.RU, 3-нче март). Казанны төзекләндерү һәм яшеллеккә күмү Татарстан башкаласы җитәкчелеге эшендәге өстенлекле юнәлешләрдән кала. 2014 елда шәһәрдә “Чәчәк ата торган Казан” программасы тормышка ашырылачак. Казан шәһәре Думасының XXXI сессиясендә узган ел буенча хисап тоткан ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Илсур Метшин үзенең чыгышы барышында узган елның Казан өчен иң эре халыкара спорт форумы – Универсиаданы үткәрүе белән билгеле булуын искә төшереп узды. Уеннарга әзерлек кысаларында шәһәр инфраструктурасы сизелерлек яңартылды.
“Универсиадага беренче әзерлек көннәреннән башлап ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрү – үзмаксат түгеллеген ассызыкладык. Иң мөһиме – казанлыларның яшәү сыйфатын яңа дәрәҗәгә чыгару. Казанны яшеллеккә күмү - “Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында бирелгән вәгъдәләр санында”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин, “Яшел рекорд” масштаблы программасын гамәлгә кую ярәдәме белән, төзекләндерү шәһәрнең 2656 территориясенә, шул исәптән һәр өченче ишегалдына кагылганын билгеләде. Ике елдан да азрак вакыт эчендә Татарстан башкаласында 100 мең яңа агач утыртыла, аларның чыныгып китүе 98% тәшкил итә.
“Төп басым газлар белән пычранган урамнар буйлап яшел киртә булдыруга ясалды. Бүген, эшебезне планлаштырган вакытта, без шәһәребездә ел саен барлыкка килергә тиешле эре яшел массивлар, яңа парклар һәм скверлар формалаштыру турында уйларга тиеш. Узган елда “Стамбул”, Вокзал мәйданы һәм “Казан-2” Төньяк вокзалы янындагы скверлар, Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамы буенча парк барлыкка килде. Урамнарыбызны 5 миллион чәчәк, 1200 чәчәк кашпосы һәм километрларга сузылган рулонлы газон бизәде”, - дип белдерде Казан Мэры.
Уң як һәм Сул як Болак урамнарын төзекләндерү буенча зур эш башкарылып, биредә “яшел” кордидор булдырылды. Шәһәребезнең яңартылган тышкы күренешен казанлылар Универсиаданың төп мирасы дип саныйлар, бу хакта күпсанлы социологик сораштырулар нәтиҗәләре дә исбатлый.
Казанны яшелләндерү һәм төзекләндерүгә “Татэнерго” кебек оешмалар, “Таиф” һәм “Нәфис” компанияләр төркеме, “Сувар-Казань”, “Кан-Авто”, “Элекон”, “Газпром Трансгаз Казань”, “КМПО”, “Казан вертолет заводы”, ПАТП-2, “Унистрой”, “Химград” технопаркы һ.б. аеруча зур өлеш кертә. “Яшел рекорд”та шулай ук югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, идарәче компанияләр, туган шәһәрен яраткан күп кенә казанлылар катнаша.
“Мөмкинлектән файдаланып, безнең “Яшел рекорд” проектында катнашкан шәһәр халкына һәм җитәкчеләргә рәхмәтемне белдерергә телим. Дөресен әйтик, якын елларда безнең бу кадәр чишелеш һәм юл төзи алуыбыз шикле. Әмма чисталык, төзекләндерү һәм матурлык буенча планканы саклый алмасак, бәябез – биш тиен”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
“Әлеге проект һәм Универсиадага әзерлек вакытында шәһәрне төзекләндерү эше безне яңа карарлар эзләүгә илһамландырды. Яңа проектларның берсе булып “Чәчәк ата торган Казан” исемле акция булачак. Без шәһәр предприятие һәм оешмаларына, эшмәкәрләргә, офисларга, кибетләргә керү урыннарын һәм фасадларын чәчәк вазалары белән бизәргә тәкъдим итәбез. Биш йөздән артык җитәкче әлеге мөрәҗәгатькә уңай җавап бирде”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.