Универсиаданың транспорт планын тормышка ашыру Уеннарга әзерлек вакытында иң катлаулы юнәлешләрнең берсе булды.
(KZN.RU, 3-нче март). Казан транспорт инфраструктурасының үсеше XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын әзерләү һәм үткәрүдә шәһәр хакимияте эшендәге иң катлаулы юнәлешләрнең берсе булды. Казан шәһәре Думасының XXXI хисап сессиясендә чыгыш ясаган Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
“Социологик сораштыру нәтиҗәләренә караганда, казанлыларны шәһәр проблемалары арасында иң борчыганы - тузган юллар һәм озакка сузыла торган бөкеләр. 44 җәяүлеләр кичү юлларын һәм 12 чишелешне куллануга кертеп җибәрү әлеге хәлне үзгәртергә мөмкинлек бирде. Чагыштыру өчен: моңа кадәр Казанның бөтен тарихы дәвамында 22 җәяүлеләр кичү урыны һәм 9 чишелеш төзелә”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Башкала Мэры узган елда Казанда моңа кадәр күрелмәгән күләмдә яңа юллар салынганын һәм гамәлдәге юллар ремонтланганын искә төшерде. “Беренчел планнарны шәхсән үзе киңәйткән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без шәһәрдәге асфальт катламының һәр дүртенче квадрат метрын яңарта алдык”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
Казан Мэры Зур Казан боҗрасына, үзәкне шәһәр чите белән тоташтырган Универсиада проспектына һәм яңа Ленин дамбасын торгызуга аерым игътибар бирде. Транспорт инфраструктурасы үсешенең мөһим өлеше – челтәрләрне чыгару һәм күчерү буенча гаять зур эш. Аның өчен төзелеш барышы шактый акрынайды, әмма хәзерге вакытта шәһәрнең күпчелек инженерлык челтәрләре тәртипкә китерелде. Мисал өчен, узган елда Казанның барлык 16 магистраль җылылык торбалары яңартылган, аларның озынлыгы 400 километрны тәшкил итә.
Әлеге барлык эшләр шәһәр юлларындагы хәлләрне шактый яхшыртты. “Яндекс-бөкеләр” хезмәте Казандагы транспорт хәленең – илебездәге 9 аеруча эре шәһәрләр арасында иң әйбәте икәнлеген исәпләп чыгарган. Бу күрсәткеч буенча без Мәскәүне биш тапкырга, ә Санкт-Петербург шәһәрен 2,5 тапкырга уздырабыз. 2013 елгы көзге россиякүләм җәмәгатьчелек фикерен сораштыру мәгълүматларына караганда, шәһәрдәге юллар сыйфатын, Россиянең калган мегаполисларында яшәүчеләргә караганда, казанлылар югарырак бәяләгән. Шәһәрлеләрнең 38%-ы юлларыбызга дүртле һәм бишле куйган - өч ел элеккеге саннан бу биш тапкырга күбрәк. Боларга ирешү җиңел булмады. Юлның һәр километры бер киометр нервыга чыккандыр, мөгаен. Безгә генә түгел, уңайсызлыклар кичерергә мәҗбүр булган казанлыларга да. Әмма казанлылар әлеге чыгымнарга аңлап карады, нәтиҗәдә, шәһәребез чәчәк атты”, - дип билдерде Илсур Метшин.
Әмма, Илсур Метшин сүзләренә караганда, җөмһүриятебез башкаласында проблемалы участоклар җитәрлек, шуңа күрә шәһәр хакимияте ишерелгәннәрдә туктап калырга җыенмый.