Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
(KZN.RU, 3-нче март). Башкалабыз Ратушасында Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәре Думасының XXXI сессия эше башланды.
Бүгенге сессия хисап тоту сессиясе булачак, утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары, сәнәгать предприятиеләре һәм бизнес-структуралары җитәкчеләре катнаша. 50 депутаттан 47-се бар, карар кабул итү өчен кворум бар дигән сүз.
Эш барышында шәһәр Мэры, Казан шәһәре Думасы, Башкарма комитет һәм Контроль-хисап палатасы 2013 елдагы эшчәнлекләре буенча хисап тотачак.
Депутатлар 13 мәсьәлә карап тикшерәчәк:
Казан шәһәре Мэрының 2013 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Думасының 2013 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм аның Җитәкчесенең 2013 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Контроль-хисап палатасының 2013 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәрендә ришвәтчелеккә каршы чараларны гамәлгә кую турында;
Казан шәһәре Думасының “Казанның 2014-2016 елларда муниципаль милкен хосусыйлаштыру буенча фараз планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2014 елга һәм планлы чор 2015 һәм 2016 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Төзү эшләре белән бәйле булмаган максатларда җир биләмәләрен бирү тәртибе турындагы тәртипкә үзгәрешләр кертү турында;
Казанның Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча комиссияләр турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының аерым бер карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Оештыру мәсьәләсе;
Казанның төзекләндерү кагыйдәләренә, тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе өлешендә үзгәрешләр кертү турында