Илсур Метшин Авиатөзелеш районының соңгы елларда үсеш дәрәҗәсен билгеләде.
(KZN.RU, 26-нчы февраль). Авиатөзелеш районының ТКХ өлкәсендәге эш нәтиҗәләренә Казан Мэры Илсур Метшин үз бәясен бирде. Авиатөзелеш районы идарәче компаниясенең директоры Рөстәм Галимов шәһәр башлыгына соңгы еллардагы эшчәнлеге хакында хисапны тәкъдим итте.
Эшлекле очрашу “Авиатөзелеш районының ТКХ ИК” ҖЧҖ бинасында узды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, шәһәр районнары администрацияләренең башлыклары катнашты.
Рөстәм Галимов “Авиатөзелеш районының ТКХ ИК” ҖЧҖ 2006 елда оешуы турында сөйләде. Бүгенге көндә предприятие штатында 57 хезмәткәр исәпләнә. Халыкка торак-коммуналь хезмәтләренең тулы спектрын күрсәтү өчен идарәче компания шәһәрнең барлык төп челтәрле компанияләре, шулай ук килешү нигезендә 4 эре подрядчы оешма, 2 шәхси эшмәкәр һәм берничә профильле оешма белән хезмәттәшлек итә. Соңгылары домофон урнаштыру кебек тар белгечлек буенча хезмәт күрсәтә.
Рөстәм Галимов сүзләренә караганда, Авиатөзелеш районында бүгенге көндә 393 күпфатирлы йорт (1,19 млн квадрат метр торак) бар, аларда 66 мең 790 кеше яши. Районның төп үзенчәлеге – бу җирлектә бер һәм ике катлы йортларның күп булуы. Мондый йортларга хезмәт күрсәтү, күпкатлы йортлар белән чагыштырганда, идарәче компания өчен кыйммәткәрәк төшә.
Проблеманы ул бер йорт мисалында күрсәтте. Җылылык, электр, су белән тәэмин итү һәм канализация системаларына ел саен хезмәт күрсәтү, шулай ук йорт янындагы территорияне җыештыру 105 мең сумга чыга, шул ук вакытта гамәлдәге тарифлар буенча исәпләү 71,3 мең сумнан артмый, узган елда шулардан 60, 9 мең сум гына җыелган. Һәр йортның ихтыяҗларыннан чыгып исәпләнгән, дифференциацияле тарифка күчү проблеманы хәл итә алыр иде. “Шуңа өстәп, йортларның күбесе иске, араларында 1946-1950 елларда салынганнары бар. Бары тик 46 йорт кына 1986-2000 еллар аралалыгында төзелгән. Райондагы 20 йорт авария хәлендә дип танылган”, - дип хәбәр итте Рөстәм Галимов.
Илсур Метшин хәзерге вакытка күпме йортта капиталь ремонт эшләнгәне белән кызыксынды.
“2006 елдан башлап 9 млрд 805 сумга 139 йорт капиталь ремонтланган, 126 лифт алмаштырылган. Авиатөзелеш районының төп проблемасы – су үтә торган түбәләр. Узган елда әлеге проблеманы хәл итүгә 13 млн 231 мең сум бүлеп бирелгән – 98 йортта түбәләр ремонтланган”, - дип билгеләде “Авиатөзелеш районының ТКХ ИК” ҖЧҖ директоры.
Капиталь ремонттан тыш ел саен торак йортларга агымдагы ремонт ясала. Шулай итеп, 2012 һәм 2013 елларда әлеге ихтыяҗларга 36 млн сум тотылган. Быел агымдагы ремонтка 37,5 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла.
Рөстәм Галимов сүзләренә караганда, торак фондны капиталь һәм агымдагы капиталь ремонтның сыйфатлы эше халык тарафыннан шикаятьләрнең азрак булуына китерелгән. Шулай итеп, әгәр 2010 елда 22 мең заявка килеп ирешкән булса, узган елда “Ачык Казан” системасы аша бары 19,5 мең заявка булган.
Тагын бер кискен мәсьәлә - халыкның бурычлы булуы. Әлеге проблема тулаем шәһәр буенча да саклана. Авиатөзелеш районында түләүләрне җыю 97-98% тәшкил итсә дә, бүгенге көндә яшәүчеләр идарәче компаниягә 115 млн сум түләмәгән. Рөстәм Галимов сүзләренә караганда, әлеге бурычны бетерү өчен идарәче компания белгечләре участковыйлар белән берлектә рейдлар үткәрә. Моннан тыш, гомумйорт ихтыяҗлары статьясы буенча түләүләрнең югары булуына зарланган әлеге районда яшәүчеләр үтенече буенча, фатирда теркәлмәгән яшәүчеләрне ачыклау өчен тикшерүләр үткәрелә. Узган елда андыйлар саны 200 фактка җиткән.
Торак-коммуналь хезмәтләрдән тыш “Авиатөзелеш районының ТКХ ИК” ҖЧҖ ишегалларны төзекләндерү буенча эш дә алып бара. Шулай итеп, “Яшел рекорд” программасы кысаларында 2012 елда – 1098, 2013 елда 750 агач утыртылган. Чәчәкләр утырту буенча да эш актив рәвештә алып барыла.
Моннан тыш, ел саен районда йорт янындагы территорияләрне төзекләндерү, кече архитектура һәм спорт элементлары урнаштыру буенча эшләнә. Рөстәм Галимов ишегалларында чисталык һәм тәртипне тулы күләмдә саклау өчен ишегалды җыештыручылары җитмәвен билгеләде. Бүгенге көндә районда кирәк булган 235 ишегалды җыештыручы саны урынына хезмәт иткән 148 ишегалды җыештыручы бар. Илсур Метшин ишегалды җыештыручыларының уртача хезмәт хакы белән кызыксынды, Рөстәм Галимов әлеге белгеч буенча хезмәт итүчеләрнең 12,5 мең ярым ала, дип җавап бирде.
“Авиатөзелеш районы – торак фондын карап тоту мәсьәләсендә иң катлаулыларның берсе. Беренче чиратта бу йортларның иске булуы һәм торакның ремонтланып бетмәвенә кагыла. Биредә тулай тораклар саны да шактый, ә аларның торышы яхшы хәлдә түгел. Шуңа карамастан, Авиатөзелеш районы идарәче компаниясенең эшен канәгатьләндерерлек дип исәпләргә була. Системалы проблемаларны хәл итү тенденциясе бар. Әмма төзекләндерү өлешендә дә җитешсезлекләр бар. Кар көчле итеп яумады, әмма район начар чистартылган. Авиатөзелеш районында яшәүчеләр шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләр кебек үк яхшы шартларга лаеклы. Йә сез подрядчы оешмалар белән уртак тел табасыз, йә җаваплырак башкаручыр эзлисез”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Моннан тыш, Илсур Метшин Авиатөзелеш районының соңгы елларда үсеш дәрәҗәсен билгеләде. Нигездә бу метрополитен станциясе, яңа спорт комплексларына һәм башка социаль объектларга бәйле. “Җиңел эш түгел бу, әмма без аны дәвам итәчәкбез. Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.