Казан Мэры Побежимов урамындагы тулай торакта яшәүчеләр белән очрашты.
(KZN.RU, 26-нчы февраль). Бүген, Авиатөзелеш районындагы ТКХ эше нәтиҗәләре белән танышу барышында, Казан Мэры Илсур Метшин проблемалы йортларның берсе – Побежимов урамы буенча 47 йортта урнашкан Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең элеккеге тулай торагында яшәүчеләр белән аралашты.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин һәм “Авиатөзелеш районының “ТКХ ИК” ҖЧҖ директоры Рөстәм Галимов озата йөрде.
Шәһәр башлыгы караган йортка – 57 ел. Авиация предприятиесеннән муниципалитет балансына йорт 1995 елда күчерелгән, Авиатөзелеш районының идарәче компаниясе тарафыннан йортка 2006 елдан башлап хезмәт күрсәтелә. Хәзерге вакытта 123 фатирда 284 кеше яши. 2001-2002 елларда биредә комплекслы ремонт эшләнгән, 2006 елдан башлап агымдагы ремонт башкарылган, аның барышында ике подъездның берсе ремонтланган, инженерлык челтәрләренең күпчелек өлеше алмаштырылган, фасад яңартылган.
Әмма йортның фасады санүзәк, гомуми кулланыштагы юыну һәм кер юу урнашкан урыннарда кабат ишелә башлаган. Артык дымлылыктан диварлардан штукатурка һәм кирпечләр коела. Йортның эчендә дә нәкъ шундый күренеш күзәтелә. Әлеге йортта яшәүчеләр сүзләренә караганда, диварларда даими рәвештә күгәрек оеша. Шулай ук алар Илсур Метшинга кечкенә бүлмә өчен 3,5 мең сумга кадәр җитә торган түләүләргә зарландылар.
Авиатөзелеш районының идарәче компаниясе директоры Рөстәм Галимов бина җимерелүенең төп сәбәбе биредә яшәүчеләрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыкканын аңлатты:
“Санитар бүлмәләре идәннәренә кер юу машиналарыннан су түгү очраклары берничә мәртәбә теркәлгән. Моннан тыш, безнең белгечләребез биредә яшәүчеләрнең кранны ачык калдырып, кайнар суның бушка акканына зарлана. Краннарны үзебез ябып йөрибез. Шуның аркасында – гомумйорт ихтыяҗлары статьясы буенча зур суммалар ”, - дип билгеләде ул.
Казан Мэры Илсур Метшин мондый хәлнең күпчелек элеккеге тулай торакларына хас икәнен билгеләде. Ресурсларның фатирлап учетын тәэмин итү мөмкин түгел. Милекнең һәм счетчикның уртак икәнен белә торып, яшәүчеләр ресурсларның сакламый. Кагыйдә буларак, проблема теркәлмәгән яшәүчеләрнең күп булуы белән кискенләшә.
“Мондый шартларда яшәве авыр икәне аңлашыла. Биредә капиталь ремонт ясап, лаеклы шартлар булдырачакбыз. Әмма сез дә оешканрак хуҗалар булырга тиешсез, чөнки барысының тиз арада элеккеге хәленә кайтуы бар”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин биредә яшәүчеләргә.
Ул якын арада җыелыш үткәреп, йорт буенча өлкәнне сайларга чакырды. “Монсыз без капиталь ремонтны башламаячакбыз. Идарәче компания вәкилләре сезнең белән барлык эшләрнең рөхсәтегез белән һәм сезнең контроль астында барсын өчен планлаштырыла торган эшләр буенча фикер алышачак”, - дип йөкләде шәһәр башлыгы.
Капиталь ремонт программасы буенча йорт яңартуга барлыгы 17 млн сум бүлеп бирелгән. Шул ук вакытта, идарәче компания мәгълүматларына караганда, ТКХ барлык хезмәтләре өчен бер айга 400 мең сумнан артык булмаган түләүләр килә, биредә яшәүчеләрнең квартплата буенча гомуми бурычы 1,1 млн сумнан артмый.
“Ремонтланган йортта очрашуларга кадәр”, - диде Казан Мэры саубуллашканда һәм ремонт сыйфатын тикшерергә вәгъдә бирде.
ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, шәһәр территориясендә барлыгы 184 йорт урнашкан, алардан тулай торак статусы төшерелгән, биредә яшәүчеләр торакны хосусыйлаштыру хокукына ия. Шул ук вакытта 2011 елдан башлап муниципаль милеккә 42 ведомстволы тулай торак кабул ителгән, 2014 елның беренче кварталында тагын 11-нче кабул итү планлаштырыла.