Илсур Метшин музейны яңадан оештыру фикерен хуплады һәм аны дөнья стандартларына туры китереп яңадан җиһазландыру кирәклеген билгеләде.
(KZN.RU, 27-нче февраль). “Казан” милли-мәдәни үзәгендә урнашкан Меңьеллык музеенда чыгышы белән Татарстан башкаласыннан булган бөек опера җырчысы Федор Шаляпинның шәхси әйберләреннән торган экспозиция оештыру планлаштырыла. Музейның үзен заманча дөнья стандартларына туры китереп яңадан оештырырга кирәк, бу исә җөмһүриятебез башкаласына килүче барлык туристлар өчен җәлеп итү ноктасы булып торачак, дип үз фикерен белдерде бүген музейда булып кайткан Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлеева, Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов һәм Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева озата йөрде.
Меңьеллык музее 2005 елда оештырылган. 3300 кв.м мәйданда 3 зал урнашкан, биредә кызыклы археологик табышлар, этнография предметлары һәм сирәк чыганаклар тәкъдим ителгән. Казанның бөтен тарихын тәкъдим итәргә мөмкин булуы музейның төп үзенчәлеге булып җирле экспозиция ярдәмендә тора. Айгөл Горнышева сүзләренә караганда, узган елда музейда 118 мең 200 кеше булган, шул ук вакытта 72 меңе – башка илләр һәм шәһәрләрдән.
Илсур Метшин экспозицияне карап чыкты һәм музейны яңадан оештырып, аңардан Казан музее булдыру фикере белән уртаклашты, ул исә барлык туристларны җәлеп ноктасы булдырып торачак, диде ул. Шәһәр башлыгы фикеренчә, Татарстан башкаласы белән танышу нәкъ менә Казан музееннан башланырга тиеш, ә аның өчен музейны заманча дөнья стандартларына туры китереп эшләргә кирәк.
Кызыксынуны арттыру өчен музейны ут һәм тавыш технологияләре белән җиһазландыру әйбәт булачак. Залда урнашкан мәрмәр баганаларны милли орнамент белән бизәргә була. “Шулай ук мәгълүмат бирү ысулын да үзгәртергә кирәк. Күрсәтерлек әйберләребез бар, моны дөрес һәм кызык итеп эшләү өчен дөньякүләм тәҗрибәне өйрәнергә кирәк”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Музей хезмәткәрләре музейга кызыксынуны арттыру юлларының берсе булып бөек опера җырчысы Федор Шаляпинның шәхси әйберләре урнашачак музыкаль бүлмә булдыру мөмкинлеген билгеләделәр. Мондый күргәзмәнең концепциясе Горький исемендәге әдәби-мемориаль музейда бар, әмма анда 27 экспонат кына тәкъдим ителгән. Меңьеллык музее карамагында опера җырчысының шәхси архивыннан 67 уникаль экспонат бар, аларны Казанга Шаляпинның елъязмачысы Юрий Котляров тапшырган.
Федор Шаляпинга багышланган экспозицияне 100 кв.м мәйданлы залларның берсендә урнаштырырга мөмкин. Илсур Метшин әлеге фикерне хуплады һәм бирегә килүчеләр өчен Шаляпин бүлмәсе генә түгел, музейның экспозициясе кызык булсын өчен дөньядагы музейларның тәҗрибәсен өйрәнергә кушты.
“Кешеләрне тарихыбызга якынайтырга кирәк. Шәһәребездә яшәүчеләр һәм кунакларыбыз музейга гаиләләре белән килерлек шартлар тудырырга кирәк. Узган елда Казанда 1,5 млн артык турист булган, шәһәребез музее алар өчен үзенә тартып тору урыны булырга тиеш”, - дип билгеләде Казан Мэры.