Шәһәрнең 445 оешмасы үзләренең оешмаларына керү төркемнәрен декоратив гөл чүлмәкләре һәм кашполар белән бизәргә теләкләре барлыгын белдергән.
(KZN.RU, 25-нче февраль). Универсиада вакытында утыртылган чәчәкләрнең күләме бу елда кимемәячәк. Бу хакта шәһәрнең экология советы җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Универсиадага әзерлек вакытында шәһәрдә 5 млн. берьеллык һәм 50 меңләп күпьеллык үсентеләр утыртылганын билгеләп үтте ул. Моннан кала, үзәк урамнарда 1200 чәчәк кашполары эленгән.
Шәһәр хакимияте башкаланың тышкы күренешен бизәүдә катнашырга бизнес вәкиләрен дә чакыра. “Бүгенге көндә безгә төрле предприятие һәм оешмалардан чәчәкле гөл чүлмәкләре алыр өчен 445 гариза килгән, ә “Горводзеленхоз” теплицаларында чәчәк үрентеләрен утырта башлаганнар”, - дип ачыклык кертте Игорь Куляжев. Аның сүзләренә караганда, бу саннар көн саен арта икән.
“Казанлылар үз йортларыннан чыккач, төзекләндерелгән территориягә эләгергә тиеш. Әлбәттә, керү төркемнәрендә гөл чүлмәкләре булдыру ихтыяри булып тора, әмма шуны да онытырга ярамый – матур итеп бизәлгән керү төркемнәре күзләрне шатландыра һәм кәефне күтәрә”, - дип шәрехләп үтте И.Метшин.
Төзекләндерү өлкәсенә узган ел өчен нәтиҗәләр чыгарып, Игорь Куляжев ике ел эчендә яшел үсентеләр үстерү принцибы тамырдан үзгәргәнлеген хәбәр итте, сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да үсеш күзәтелгән.
“Шәһәрне яшелләндерү масштабы әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Узган елда 65 мең агач һәм 27 меңләп куаклык утыртылды”, - дип җиткерде ул. “Яшел рекорд” кысаларында утыртылган агачларның гомуми саны 100 меңнән артып киткән.
Узган елда ачылган скверлар да халык яратып ял итә торган урыннарга әверелгән: Чистай һм Әпсәләмов урамнары киселешендәге “Истанбул”, Вокзал яны мәйданындагы, “Казан” гаилә үзәге янындагы, “Казан-2” Төньяк вокзалы янындагы, Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамындагы скверлар әнә шундыйлардан.
Урнаштырылган газоннар да күләме буенча рекорд куйган. “530 мең кв. метр күләмдәге яңа газонның яртысыннан күбесе төргәкле газонны җәю юлы белән эшләнгән, бу исә кыска вакыт эчендә территорияләрне яшелләндерергә һәм зур мәйданнарны матурларга мөмкинлек биргән”, - дип җиткерде И.Куляжев.
Яшел үсентеләрне карап торыр өчен, автомат рәвештә су сибә торган 78 км система урнаштырылган. Узган елда, яшел үсентеләрне карап торыр өчен, 200 мең куб метр су сарыф ителгән. Кыш алдыннан аеруча да кыйммәтле булган үрентеләрне саклаганнар, агачларның ботакларына капчык киндерләре кигезелгән, ишегалларындагы агачларны шулай ук агач конструкцияләр белән әйләндереп алганнар.
ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, соңгы 2 ел эчендә “Яшел рекорд” кысаларында 2 меңнән артык ишелгалды террияториясе яшелләндерелгән. Аның сүзләренә караганда, яңа үсентеләр утырту белән беррәттән искеләрен бетерү, хылык өчен куркынычлык тудыра торган агчларны кисү эшләре дә бара. Агачларны кисү турындагы мондый карарлар Башкарма комитетның тикшерү акты нигезендә генә башкарыла.
Казан экология советы әгъзалары да 2013 елда Казанның нык үзгәрүеннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. КФУның Экология һәм география институтындагы җир өсте экосистемаларын оптимальләштерү бүлеге җитәкчесе Галина Юпина фикеренчә, Казанның күпчелек территорияләрендә зарарланган яшел үсентеләрне торгызу буенча зур күләмдәге эш башкарылган.
“Яшел үсентеләр – үзенә күрә бер санитар саклау зоналары, алар ярдәмендә шәһәрнең газлар белән пычрануы кими”, - дип билгеләде ул. Галина Юпина шәһәрне вертикаль яшелләндерү тәҗрибәсен аеруча билгеләп үтте. “Бу искиткеч ысул, аны киләчәктә дә шәһәр үзәкләрен, бигрәк тә агачларны утырту кыенга туры килгән урыннарда, яшелләндергәндә кулланып булачак”, - дип җиткерде ул үз теләкләрен.
Табигатьне саклау Россия күләм җәмгыяте рәисе Татьяна Лядова, үз чиратында, 2014 елга планлаштырылган яшелләндерү күләмен билгеләп үтте: “Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча темпларның кимемәве сөендерә”, - дип ассызклады ул.
2013 елга нәтиҗәләр ясап, шәһәр җитәкчесе шулай ук “Узган елның уңай нәтиҗәләре – ирешелгәннәрдә туктау өчен сәбәп түгел”, дип билгеләп үтте. “Безнең алда яңа бурычлар тора. Универсиада чорында ирешелгән төзекләндерү дәрәҗәсен төшермәү – беренчел мәсьәлә булып кала”, - дип нәтиҗә ясады ул.