Яшел зоналарны кадастрлык учетына урнаштыру буенча 157 участокта эш башланган.
(KZN.RU, 25-нче февраль). Бу елда Казанда аеруча нык саклана торган табигый территорияләр статусы хокукына дәгъват кыла торган биш территорияне комплекслы экологик тикшерү булачак. Шәһәр экологик советының утырышында КФУ галимәсе Нәфисә Минһаҗева сөйләп үткәнчә, аларга Кадыш поселыгы бистәсендәге урман массивы, Чуйков урамындагы су-сазлык комплексы, Әки бистәсендәге нарат урманы, Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күле һәм Киндери елгасындагы чыганак территориясе дә керә.
Тикшерү зонасында барлыгы 300 га җир бар. Объектларның уникальлеген раслый торган, аларның территорияләрендә аеруча да әһәмияткә ия булган үсемлекләр һәм хайваннарның булуы турындагы материаллар ТР Кабинетлар министрлыгына тапшырылачак, бу исә аларга аеруча нык саклана торган табигый территорияләр статусын бирә ала. Димәк, бу – киләчәктә аларда төзелеш эшләрен башкарудан һәм дөрес булмаган кулланулар өчен саклый дигән сүз.
Шәһәрдә аеруча нык саклана торган табигый объектларны булдыру турындагы яңа тәкъдиме белән Экологик совет әгъзалары Казан Мэры Илсур Метшинга узган елда ук мөрәҗәгать иткән иде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты тикшерүләр үткәрү өчен подрядчы итеп сайланган. Биш территория – бу әле башы гына. Казанда барлыгы, экологлар мәгълүматлары буенча, 32дән дә ким булмаган табигый объект аналогик саклауга мохтаҗ.
Җир һәм милек мөәнсәбәтләре комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин җиткергәнчә, хәзерге вакытта “Аккош күле” аеруча нык саклана торган табигый объектның чикләрен төгәл билгели торган документ әзерләнә. Әлеге территориягә Казанның Советлар районындагы 374,8 га мәйданы өстәмә рәвештә кертелгән. Шулай итеп, шәһәрлеләрнең яратып ял итә торган урыны 3911 га булачак. Моннан кала, Ратмир Шәйдуллин сүзләренә караганда, аеруча нык саклана торган “Аккош күле” табигый объекты чигенә 50 метр радиуста торган җир участокларына комачаулык тудырмас өчен үзгәртүләр кертелгән. Бу исә монда урнашкан җир кишәрлекләрен рөхсәт ителгән кулланыш төренә яраклаштырып өйрәнергә мөмкинлек тудырачак.
“Бу яхшы яңалыклар. Барлык башкарылган эшләр яшелләндерелгән территорияләрне төзелештән сакларга ярдәм итәчәк һәм яшел үсентеләрне комплекслы рәвештә саклаячак”, - дип ышандырды шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр хакимияте калган яшел зоналарны да кайгыртачак. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Владимир Фомин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта җир кишәрлекләрен кадастрлык учетына куяр өчен шәһәр хакимиятенең ризалыгы кирәк түгел. Боларны яшел үсентеләре булган территорияләр төзүчеләр өчен мөмкин итәләр. Статусы рәсми рәвештә беркетелмәгән җир кишәрлекләргә бүленергә һәм шәхси милеккә китәргә мөмкин.
Хәзерге вакытта, Казан Мэры боерыгы буенча, чикләрне ныгыту һәм яшел зоналарны кадастрлык учетына урнаштыру буенча 157 участокта эш башланган. Шуларның 126-сына сквер статусы кую планлаштырыла, 29-ына – табигый ландшафтлар.
“Болар Казан районнарының саклагыч функция башкара торган су объектлары янында урнашкан барлык территорияләре – чокырлар, рельеф территорияләре”, дип ачыклык кертте В.Фомин.
Табигый ландшафтларга бүленгән территорияләргә килгәндә, алар шәһәрнең яшел каркасы кебек сакланырга тиеш, һәм аларның рекреацион кыйммәте халыкның ял итүе белән бәйле түгел.
Әлеге эшнең барышын шәрехләп, Нәфисә Минһаҗева үзенең игътибарын күлләр янында скверлар булдыруга юнәлтте, аның фикеренчә, бу – шәһәрдәге яшелләндерүнең дәрәҗәсен күзгә күрсәтеп үстерәчәк. “Яшелләндерүнең дәрәҗәсе рәсми рәвештә бакча, парк һәм скверлар буенча исәпләнә. Әгәр су объектлары янындагы территорияләрдә дә эшләсәк, без Казанда яшелләндерүнең дәрәҗәсен берничә тапкырга арттыра алачакбыз”, дип тәкъдим ясады ул.
Илсур Метшин экологлар белән очрашу ахырында экологик совет әгъзаларына башкарылган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм алга таба да аны, очрактан очракка гына түгел, системалы рәвештә даими алып бару теләген белдерде. “Без төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча югарылыкта булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.