Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча, иң яхшы дип табылганнары Татарстан данын Идел буе федераль округы күләмендәге конкурсның икенче этабында яклаячак.
(KZN.RU, 24-нче февраль). Казан коткаручылары “Халык тормышы куркынычсызлыгын тәэмин иү өлкәсендә ТР җирле муниципаль берәмлекләре җирле үзидарәсенең иң яхшы органы” республикакүләм конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшылар дип танылган. Мэриядә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов хәбәр иткәнчә, Казан коткаручылары командасы ныклы беренче урын яулаган. Шәһәребез җитәкчесе Илсур Метшин Гражданнарны яклау идарәсен җиңү белән тәбрикләде һәм алга таба да җиңел булмаган эшләрендә уңышлар теләде.
Ф.Тимерханов сүзләренә караганда, конкурс комиссиясе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләрне бетерү, су объектларында куркынычсызлык тәэмин итү, мәктәп укучылары арасында профилактика эшләре үткәрүне оештыру өлкәсендә профильле идарә итү эшчәнлеген бәяләгән.
“Без 2013 елның эш нәтиҗәләре буенча иң лаеклы нәтиҗәләргә ирештек. Быел шәһәр халкы тормышы куркынычсызлыгын тәэмин итү эше тиешле дәрәҗәдә дәвам иттереләчәк”, - дип белдерде Ф.Тимерханов.
Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча, иң яхшы дип табылганнары Татарстан данын Идел буе федераль округы күләмендәге конкурсның икенче этабында яклаячак. “Халык тормышы куркынычсызлыгын тәэмин иү өлкәсендә ТР җирле муниципаль берәмлекләре җирле үзидарәсенең иң яхшы органы” исеме конкурсның россиякүләм этабында әлеге чарага резюме булып торачак.