Яңа система ярдәмендә авышлы түбәләргә кышын хезмәт күрсәтү күпкә нәтиҗәлерәк һәм икътисади яктан отышлырак килеп чыга.
(KZN.RU, 24-нче февраль). Казандагы 1,5 меңләп авышлы түбәдә кар җыелудан һәм боз сөңгеләреннән яңа профилактика системасы белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу хакта бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мәркәзебез Казан башлыгы Илсур Метшин хәбәр итте.
Көчле кар яуганнан соң шәһәр йортларының ишегаллары һәм түбәләр кар һәм боз катламыннан ни рәвешле чистартылуы турында Казанның ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте. Узган шимбә мәгълүматларына караганда, йорт янындагы территорияләрнең 80%-ы тәртипкә китерелгән.
“Калганнары якындагы 2-3 көндә тиешле тәртипкә китереләчәк”, - диде ул. И.Гыйниятуллин вак идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре иптәшлекләренә (ТМИ) ишегалларын җыештыруны тикшереп торуны көчәйтергә, аерым игътибарны бозлавыкка каршы көрәшкә юнәлтергә кирәклеген өстәде.
Түбәләрне “карлы бүрекләр”дән чистартып торуга көн саен 250-ләп кеше җәлеп ителә, дип хәбәр итә ТКХ комитеты рәисе. “Тулаем алганда атна дәвамында авышлы түбәләрнең яртысы чистартылган. Бу юнәлештә эш дәвам итә”, - диде ул.
“Кызганычка каршы, узган атнада Авиатөзелеш районының идарәче компанияләре хезмәткәрләренә “карлы бүрекләр” төшкән”, - дип сөйләде ТКХ комитеты рәисе. Аның сүзләренә караганда, моңа идарәче компанияләр хезмәткәрләренең гафу ителми торган ваемсызлыгы сәбәп булган, түбәләрне кардан чистарту вакытында алар куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешен тәэмин итмәгән.
Авышлы түбәләрне кардан һәм боз катламынан чистарту турындагы сүзне дәвам итеп, Илсур Метшин Казанның берничә йортында үткәрелә торган сынау хакында искә төшереп узды. Казанның 6 йортында сынала торган яңа җиһаз түбәләрдә монтажлана торган үткәргеч торба системасыннан тора, алар аша экологик чиста сыек реагент бирелә һәм сиптерелә. Соңгысы кар катламы аша узып, аны өлешчә эретә. Шәһәр мохите өчен бөтенләй куркынычсыз реагент карны эретә, шул ук вакытта боз кабыгы катмый. Эрегән су һәм реагент кушылмасы, су улаклары буенча агып төшеп, торбаларны чистарта. Калган кар катламы түбәдән үзе төшә.
Яңа система ярдәмендә авышлы түбәләргә кышын хезмәт күрсәтү күпкә нәтиҗәлерәк һәм икътисади яктан отышлырак килеп чыга. Шулай итеп, И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, бер йортны мондый система белән җиһазландыру 150-170 мең сумга чыга. Шуны да әйтергә кирәк, сәнәгый альпинистны бер чакырту өчен 15 мең сум тәшкил итә, бер сезонга мондый ихтыяҗга 200 меңләп сум тотыла.
Казан Мэры Илсур Метшин системаны сынау өчен иң проблемалы түбәле йортлар сайланганын билгеләде. “Әгәр бу система эшли икән, аны гамәлгә кертергә кирәк, - диде ул, тәкъдим ителгән системаның үзен бик тиз арада хакын каплаганын билгеләп. – Бу альпинистларны җәлеп итүгә караганда отышлырак. Ә иң мөһиме – халык өчен куркынычсызрак”.
Алдан исәпләүләргә караганда, яңа система белән шәһәрнең 1,5 мең торак бинасы тәэмин ителергә мөмкин.