Депутатлар 13 мәсьәлә карап тикшерәчәк
(KZN.RU, 24-нче февраль). Казан шәһәре Думасының XXXI сессиясе бу елның 3 марты көненә билгеләнгән. Утырыш шәһәребезнең Ратуша бинасында узачак. Сессия эше иртәнге 9-да башлана. Казан шәһәре Думасы Президиумы бүген шундый карар кабул итте.
Утырышта Президиумның 8 әгъзасы катнашты, карар кабул итү өчен кворум бар дигән сүз. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин уздырды.
Казан шәһәре Думасы Президиумы карары нигезендә, булачак сессиядә депутатлар 13 мәсьәлә карап тикшерәчәк. Шуларның 12-се план нигезендә тикшереләчәк:
Казан шәһәре Мэрының 2013 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Думасының 2013 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм аның Җитәкчесенең 2013 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Контроль-хисап палатасының 2013 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәрендә ришвәтчелеккә каршы чараларны гамәлгә кую турында;
Казан шәһәре Думасының “Казанның 2014-2016 елларда муниципаль милкен хосусыйлаштыру буенча фараз планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2014 елга һәм планлы чор 2015 һәм 2016 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Төзү эшләре белән бәйле булмаган максатларда җир биләмәләрен бирү тәртибе турындагы тәртипкә үзгәрешләр кертү турында;
Казанның Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча комиссияләр турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының аерым бер карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Оештыру мәсьәләсе;
Тагын бер мәсьәлә – “Казанның төзекләндерү кагыйдәләренә, тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе өлешендә үзгәрешләр кертү турында” – карап тикшерүгә Архитектура һәм шәһәр төзү идарәсе башлыгы Владимир Фомин тәкъдиме буенча кертелеп, Президиум әгъзалары тарафыннан хупланган.
Казан шәһәре Думасының XXXI сессиясе алдыннан 2013 елдагы эшчәнлеге буенча Казан Мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре Думасы депутатлары, шәһәр районнары администрацияләре башлыклары сайлаучылар алдында хисап тотты, дип хәбәр итте Казан шәһәре муниципаль берәмлеге ашлыгы урынбасары Людмила Андреева. Моннан тыш, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре үз хисапларын тапшырган.
Шулай ук хисап сессиясенә әзерлек кысаларында Казан шәһәре Думасының барлык даими комиссияләренең утырышлары узды.
Булачак сессиянең көн тәртибе расланганнан соң Казан шәһәре Думасының үтәлгән карарларын контрольдән төшерү һәм Президиумның 2014 елгы эш планы расланды.