Эре һәм урта предприятие хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 29 580 сумны тәшкил иткән.
(KZN.RU, 24-нче февраль). Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 2013 ел нәтиҗәләре буенча тарихи минимумга җиткән һәм ул 0,58%-ны тәшкил итә. Чагыштыру өчен: бер ел элек кенә эшсезлек дәрәҗәсе 0,85% иде. Хезмәт базарындагы уңай үзгәрешләр турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов хәбәр итте.
Эшсезлек дәрәҗәсе төшү белән беррәттән, хезмәт хаклары үсүе дә яхшы хәбәр булды. Узган елгы нәтиҗәләр буенча, эре һәм урта предприятие хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 29 580,4 сумны тәшкил иткән, бу исә 2012 ел белән чагыштырганда 16,2%ка арткан дигән сүз. Иван Кузнецов сүзләренә караганда, аеруча кунакханә һәм ресторан бизнесында, сәламәтлекне саклау, мәгариф, шулай ук ял итүне оештыру, күңел ачу, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә хезмәт хаыкының үсеше күзәтелгән.
“Хезмәт хакының үсеше, шул исәптән кунакханә секторы өлкәсендә дә, конкуренция барлыкка килү турында сөйли. Соңгы вакытта гына да кунакханәләребездәге номерлы фонд 25%ка үсте, моннан товар һәм хезмәтләрнең соңгы кулланучысы ота”, - дип шәрехләде шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Муниципаль мәгариф учреждениеләренең уртача хезмәт хакы 18050 сумны тәшкил иткән. Мәктәп укытучыларының уртача хезмәт хакы – 29199 сумга, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге тәрбиячеләрнең – 22433 сумга, сәламәтлекне саклау бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең 22697 сумга (шул исәптән табибларның хезмәт хакы 31367 сум булса, кече медицина хезмәткәренең айлык кереме – 13477 сум ) җиткән.
Кызганыч ки, бара торган позитив үзгәрешләр фонында бюджет өлкәсенә карамаган предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча әҗәтләр булу мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Әйтик, 2014 елның 1-нче гыйнварына предприятиеләрдә 689 хезмәткәр каршындагы хезмәт хакы буенча бурычлар 16,7 млн. сум булган. Иван Кузнецов кайбер антилидер-предприятиеләрне билгеләп үтте: “Татнефтепроводстрой” ААҖ, “Казан киностудиясе” ААҖ, “Казан төгәл машиналар төзелеше заводы” кыска вакытлы финанс сәясәте. Банкротлыкка чыккан предприятиеләр арасында “Капитал Строй” ҖЧҖ, “Ак Барс Логистика” ҖЧҖ һәм “КПД-1” ҖЧҖ аеруча да зур бурычларга ия. “Муниципаль, шул ук вакытта дәүләт формасындагы бюджет милегендә хезмәт хакы буенча бурычлар юк”, - дип ышандырды докладчы.