Башкала Мэры Казан яшьләрен Россия күләм студентлар марафонында җиңүләре белән котлады.
(KZN.RU, 24-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан яшьләре командасын Краснодаски өлкәсендә узган Россия күләм стулентлар марафонында җиңүләре белән котлады.
13-нче февральдән алып 18-енә кадәр Анапада “Смена” федераль яшьләр үзәге территориясендә Россия күләм студентлар марафоны узды, биредә илнең 40 төбәгеннән студентлар командалары катнашты. Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, ярышларны кечкенә Универсиада белән дә тиңләп булырлык: командалар 40 спорт төре һәм иҗади өлкәдә көч сынашкан.
Форум нәтиҗәләре буенча, 10 студент һәм аспирантлардан торган “Казан яшьләре” командасы көндәшләрен узды һәм барлык иҗади һәм күпчелек спорт турнирларында җиңүгә иреште. “Бүләкләү тантанасында Казан яшьләренең уңышларын Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Сергей Белоконев та югары бәяләде”, - дип җиткерде Сергей Миронов.
Хәзерге вакытта 2014 елда Казанда чит ил делегацияләре катнашлыгында Россия күләм ачык студентлар марафонын уздыру мөмкинлеге карала. Форум эше нәтиҗәләре буенча, шундый килешүгә ирешелде, дип хәбәр итә профильле комитет рәисе.
“Җиңүчеләр командасын котлыйбыз. Казанда актив, талантлы һәм барлык яктан да алдынгы яшьләр булуына без һич кенә дә шикләнмәгән идек”, - дип билгеләде шәһәр Мэры һәм киләсе студентлар марафонына әзерлекне хәзердән үк башларга кушты.