Перспективага беренчел мәсьәлә - торак микрорайоннар һәм бистәләрдә яктырту, дип саный шәһәр Мэры.
(KZN.RU, 17-нче февраль). Торак микрорайоннарның урамнарын яктыртуны модернизацияләүне дәвам итү һәм шәһәр бистәләрен яктырту проблемасын хәл итү – Казан Мэры Илсур Метшин “Казгорсвет” МУП алдында якын киләчәккә шундый бурычлар куйды.
Хәзерге вакытта “Казгорсвет” МУП яңа төзелгәннәрен исәпкә алганда 67,6 мең “ут ноктасына” хезмәт күрсәтә. Челтәрләрнең озынлыгы 2,3 мең км тәшкил итә.
Киңәшмә барышында узган елда башкарылган эш хакында “Казгорсвет” МУП директоры Рөстәм Габделхаков хисап тотты. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары территорияләрен яктырту программасын тормышка ашыру аркасында 1000-нән артык ут баганасы һәм 4400 яктырткыч куелган, 77 км электр тапшыру линиясе алмаштырылган. 434 мәгариф учреждениесе (балалар бакчалары һәм мәктәпләр) яңа заманча урам яктырту системасына ия булды һәм “Казгорсвет” МУП карамагына күчерелделәр.
Әлеге максатларга Россия Федерациясе һәм Казан бюджеты тигез күләмдә 99 млн сум бүлеп бирде. Челтәрләрне модернизацияләү энергияне саклау таләпләрен исәпкә алып һәм яңа энергия саклау светодиод яктырткычлар кулланып үткәрелде. Шуның аркасында гамәлдәге тарифта булып торып электр энергиясенә елына 13 млн сумлап экономия ясап булачак.
Р.Габделхаков билгеләп узганча, урам-юл челтәрен модернизацияләү һәм шәһәрне үстерү программасы аркасында 2013 елда шәһәр балансына төзелә торган юллар, торак йортлар, Универсиада объектлары буенда, паркларда һәм скверларда якынча 4 мең яңа ут ноктасы кабул ителгән. Тышкы яктыртуны капиталь ремонтлау Бауман, Батурин урамнарында һәм Болак ермагында – барлыгы 10 объектта башкарылган.
Ике ел эчендә Казанда 581 иске ут баганасы алмаштырылды. Аерым алганда, Татарстан һәм Чуйков урамнарында эшләр башкарылган, биредә 72 ут баганасы алмаштырылган. Агымдагы карап тоту исәбенә авария чиратында тагын 50 багана алмаштырылган.
Капиталь ремонтлау эшләреннән тыш, Р.Габделхаков сөйләп узганча, “Казгорсвет” МУП Казанның тышкы яктырту белән идарә итү системасын модернизацияләүне дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта шәһәрнең төрле өлешләрендә яктыртылыш дәрәҗәсенә инструменталь контроль кертелә. Шуны да әйтергә кирәк, мондый система Екатеринбург, Пермь һәм Новосибирск шәһәрләрендә кулланыла. Казанда әлеге эшне тәмамлау 2014 елның маена планлаштырыла.
“Узган ел нәтиҗәләре буенча Казанда күпкә яктырак: мәктәпләр һәм балалар бакчаларын яктырту проблемасын хәл итүдә җитди адым ясадык, хәзер торак микрорайоннарда һәм бистәләрдә яктырту мәсьәләсен тәртипкә китерергә кирәк. Кызганычка каршы, Казанда яктыртырга кирәкле караңгы почмаклар күп әле”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.