Казанда гомумшәһәр бердәм исәп-хисап үзәге булдыру планлаштырыла, ул исә ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрне барлык кешеләр өчен дә “үтә күренмәле” итәчәк.
(KZN.RU, 17-нче февраль). Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю җаваплылыгы кебек авыр йөкне идарәче компанияләр ресурсларны җиткереп торучылар белән бергә бүләргә тиеш. Җылылык, электр энергиясе һәм су өчен халыктан җыелган бурычларны ишегалларын чистарту һәм башка торак хезмәтләре хисабына каплап бару ситуациясе яраклы хәл түгел. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, ТКХ өлкәсендә халыкның бурычлары әлегәчә төп проблемаларның берсе булып кала бирә.
“Идарәче компанияләрнең тәэмин итеп торучылар каршындагы тапшырылган ресурслары өчен бурычлары агымдагы елның гыйнварына 746 млн.сумны тәшкил итә, бу исә шәһәрнең эре идарәче компанияләре буенча айлык түләүләре белән чагыштырырлык. Шуның белән бергә коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 980 млн.сумга якын”, - дип билгеләде Искәндәр Гыйниятуллин.
ТКХ комитеты рәисе Казан халкынын түләүләрен җыюны күтәрү буенча актив эш алып барганлыгын билгеләп үтте. Аерым алганда, идарәче компанияләр үзләре дә һәм район администрацияләре дә бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара. “2013 елда түләүләрне җыю уртача 97,6%-ка башкарылган. Җәен исә әлеге эш нәтиҗәсе 97,5%-ны тәшкил иткән, көзен тагы да арткан һәм соңгы айда 100,1%-ка җитте”, - диде ул.
Шулай ук Искәндәр Гыйниятуллин суд приставларының идарәче компанияләрнең башкару кәгазьләре нигезендә бурычларны эзләү буенча башкарылган нәтиҗәсез эшләреннән зарланды.
“Узган атнада исәп-хисап бирү вакытында “Азино-1” торак милекчеләре ширкәте рәисе җиткергәнчә, 2011 елдан алып 2013-кә кадәрге вакыт аралыгы өчен 50 млн. сумлык суд карарлары була торып, приставлар тарафыннан бу вакыт эчендә 500 мең сум гына табылган, бу исә нибары 1%-ны гына тәшкил итә”, - дип җиткерде ТКХ комитеты рәисе.
“Без әлеге мәсьәләне кемнедер үпкәләтер өчен түгел, ә мәсьәләне чишәр өчен күтәрәбез. Безнең хезмәттәшләребезне – суд приставларын, кадрлар кытлыгы булуын аңласак та, нәтиҗәле эшчәнлеккә чакырам. Шулай да 50 млн. сумның нибары 500 меңе генә кайтарылган. Әгәр дә без торак фондның 1%-н гына җылыта башласак? Яисә эшкә җәмәгать транспорты хезмәтләреннән кулланырга теләүчеләрнең күп дигәндә 1%-ы гына килә алса? Бурычларны җыю мәсьәләсендә системасыз эш бара. Әлеге зур ташны этеп куярга кирәк. Безгә үпкәләргә кирәк түгел, барыбызга да бер өстәлгә утырырга, фикерләшергә һәм әлеге мәсьәләне чишү юлларын эзләргә кирәк. Без үзебезнең яктан һәрвакытта да булышырга әзербез”, - диде Илсур Метшин.
Искәндәр Гыйниятуллин, торак-коммуналь хезмәтләренә исәпләнгән сумма һәм чыгымнарның дөреслегенә тулы контроль ясар өчен, 2012 елда Казанда бердәм исәп-хисап үзәге булдыру карары кабул ителгәнлеген искә төшерде. 2014 елда бердәм исәп-хисап үзәге тулы көченә эшли башлаячак. Ачыклык һәм халыктан килгән коммуналь хезмәт түләүләренең үтәкүренмәлелеге үзәкне ачуның төп максатлары булып тора.
“Бердәм исәп-хисап үзәге булдыру коммуналь хезмәтләр буенча җыелган акчаларны тәэмин итеп торучыларга юнәлдерергә мөмкинлек бирәчәк. Димәк, уңайсыз ситуациядән котылып булачак, ягъни элеккеге кебек идарәче компанияләргә торак хезмәтләр өчен җыелган акчаларны газ, җылылык һәм электр энергиясе өчен бүлгәләргә туры килмәячәк”, - дип ачыклык кертте И.Гыйниятуллин.
“Әлбәттә, торак оешмаларының халыктан җыелган бурычларның бөтен авырлыгын үз җилкәләренә генә алулары дөрес түгел. Әлеге җаваплылыкның авыр йөге коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итеп торучылар арасында бүленергә тиеш. Әгәр түләүләрнең 98% җыелган икән, күпмедер өлешен барлык оешмалар да алырга тиеш. Без әлеге мәсьәләне күп тапкырлар күтәрдек. Коммуналь хезмәтләрне тулы күләмендә түләр өчен, идарәче компанияләргә “кесәгә керергә туры килә”, югыйсә әлеге акчаларны ишегалларын җыештыручыларга һәм ишегалларын җыештыру сыйфатын үстерүгә дә юнәлдереп булыр иде”, - дип ассызыклап үтте Илсур Метшин.