Ишегалларны ремонтлау һәм төзекләндерүгә аерым игътибар бирергә кирәк, дип белдерде шәһәр башлыгы.
(KZN.RU, 17-нче февраль). 2014 ел торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Казанда зур эш елы булырга тиеш. Бу хакта “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде. Шәһәр башлыгы билгеләп узганча, соңгы елларда Казанда торак йортларның өчтән бер өлеше ремонтланган, әмма ишегалларына игътибар җитеп бетми.
Әлеге өлкәдә 2013 елдагы эш нәтиҗәләре хакындагы доклад белән Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин чыгыш ясады. Ул соңгы 6 елда Казанда 1550 йортта 9,7 млрд сумга капиталь ремонт ясалганы хакында сөйләде. Пермь, Уфа һәм Самара белән чагыштырганда бу күпкә күбрәк дигән сүз. 2014 елда 1,38 млрд сумга 178 йортны капиталь ремонтлау планлаштырыла.
“Моннан тыш, торак хакындагы законнардагы үзгәрешләр нигезендә Татарстанда күпфатирлы йортларны 30 елга капиталь ремонтлау программасы эшләп башкарылган. Якын арада әлеге программа бастырылачак, һәм һәрбер кеше үз йортына кайсы елда капиталь ремонт ясалганын белә алачак. Шул ук вакытта, шулай ук федераль закон кысаларында, капиталь ремонт өчен түләү һәммә кеше өчен мәҗбүри булачак”, - дип билгеләде ТКХ комитеты рәисе.
Шулай ук Искәндәр Гыйниятуллин Казанда капиталь ремонт ясалган вакытта актив рәвештә инновацион технологияләр, энергия саклау җиһазлары гамәлгә кертелгәнен белдерде. Бүгенге көндә Казан торак фондының 100%-ы гомумйорт учет җиһазлары белән тәэмин ителгән. Һава торышын җайлау төеннәрен урнаштыру киләсе этап булып тора.
“Узган елда һава торышын җайлау төеннәре белән 152 йорт җиһазландырылган: яртысы капиталь ремонтның төп программасы кысаларында, яртысы – ТКХ реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фондының Казанга бирелгән бонус акчасы хисабына. Агымдагы елда тагын 72 төен урнаштыру планлаштырыла. Энергия саклау чаралары компексын тормышка ашыруның икътисади нәтиҗәсе шәһәр буенча 560 мең Гкал (673 млн сум) тәшкил итә. Һава торышын җайлау төеннәрен гамәлгә кертү 283,6 мең Гкалны экономияләргә ярдәм итте, акчага күчергәндә - сүз 340 млн сум турында бара”, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
“Торак фондны капиталь ремонтлау буенча гаять зур эш башкарылды. Саннар күрсәткеч булып тора. Программаны гамәлгә куя башлаган вакытта шәһәребездәге йортларның өчтән бер өлешен ремонтлау турында хыялланмадык та. 1400 лифт алмаштырылган, һәрберсенең бәсе 1,5-2 млн сум. Бер генә муниципалитетта да андый акча юк. Шул нисбәттән Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәтебезне җиткерәбез. Йортларның ремонт сыйфаты даими рәвештә үсеп тора. Бүгенге көндә 2-3 йортта гына булса да графиктан соңга калу – безнең өчен гадәттән тыш хәл. Шуңа карамастан, артык иркенәю ярамас иде. Быел без бер генә йорт буенча да ремонтта тоткарлыклар булмасын өчен кабат иң яхшы подрядчыларны сайлап алачакбыз”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Торакны капиталь ремонтлау белән беррәттән шәһәрнең идарәче оешмалары ел саен агымдагы ремонт программасын гамәлгә ашыралар. 2013 елда мондый эшләр 928 торак йортта башкарылган.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, йортлар эчендәге проблемаларны әкренләп хәл итү фонында алар янындагы территорияне төзекләндерү эшен көчәйтү кирәклеге өлгерде. “Узган атнада мин казанлылар белән очраштым, алар барысы да әлеге эшләрне үткәрүнең кирәлеге турында җиткерделәр. Шуңа күрә без мөмкинлекләрне эзләячәкбез. Кызганычка каршы, узган елда төп магистральләр буенча шактый күләмле эш аркасында ишегалларында аның кадәр үк актив эшли алмадык”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шулай ук Казан Мэры Татарстан башкаласында шәһәр чигендә урнашкан бистәләрдәге яшәү шартларын яхшырту эше кирәклеген ассызыклады. “Ел саен ТР Финанслар министрлыгының чыгымнарның бу өлешен раслауда баш тартуларына карамастан, өстәмә керемнәрдән акча җәлеп итәчәкбез. Челтәрле компанияләр ярдәме белән электр, су белән тәэмин итү, юллар кебек күпчелек мәсьәлә хәл ителде. Бу мәсьәләләр барысы да чыгымлы, әмма бистәләрдә безнең кешеләр яши”, - диде Илсур Метшин.
Шулай ук шәһәр башлыгы социаль һәм коммуналь инфраструктураны үстерү мәсьәләләре яңа бистәләр төзүнең проектларына мәҗбүри рәвештә салынырга тиешлеген билгеләп узды.
Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп узганча, алдан исәпләүләргә караганда бистәләрне су, газ һәм электр белән тәэмин итү өчен 523 млн сум кирәк. Бу – 100 км артык су һәм 50 км артык газ белән тәэмин итү челтәрләре. Пычрак сулар чокырыннан үзәк канализациягә күчүгә 3 млрд сумнан артык акча кирәк. Ел саен төрле чыганаклар хисабына бистәләрдә якынча 150 млн сумлык эшләр башкарыла.
“Ягъни, бүгенге чыгымнар белән 4-5 елдан канализациядән кала барлык проблемаларны хәл итәргә булыр иде, әмма һәрбер яңа төзелеш белән ихтыяҗлар арта тора”, - дип билгеләде И.Гыйниятуллин.
“2014 ел ТКХ өлкәсендә җыелган күп кенә сорауларны хәл итү өчен әһәмиятле ел. Моны халык таләп итә, шуңа күрә без системалы рәвештә алга барачакбыз. Безне беренче чиратта торак фонд буенча шактый зур эш елы көтә”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.