“Заречная” канализация-насос станциясенең коллекторлар төзелеше белән бергә исәпләгәндәге якынча бәясе 6 млрд.сумны тәшкил итә.
(KZN.RU, 17-нче февраль). “Заречная” канализация-насос станциясе төзелеше Киров, Мәскәү, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары территорияләрендә перспектив төзелеш өчен потенциядәге инвесторларга зур мөмкинлекләр ача. Әлеге мәсьәләне чишми торып, бу территориядәге төзелеш эшләре шунда ук тукталып калачак. Бүген бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
“Водоканал” МУП директоры Анлрей Егоров мәгълүматларына караганда, “Заречная” канализация-насос станциясенең якынча бәясе, канализация коллекторларын салуны исәпкә алганда, 6 млрд. сумны тәшкил итә. “Канализация-насос станциясен проектлау узган елда башланды, проектны финанслау схемасы буенча карар кабул ителсә, аны 3 елда тормышка ашырып булачак”, - дип җиткерде докладчы.
“Заречная” канализация-насос станциясе төзелеше” – 20 ел элек тә кузгатылган мәсьәлә. Бүгенге көндә шәһәрнең төньяк өлеше, канализация челтәрләре булмау сәбәпле, үсү чигенә килеп терәлде. Әлеге территорияләрдә төзелеш эшләре алып барырга теләгән инвесторлар бар, әмма канализация мәсьәләсе чишелми торып, шәһәрнең төньяк өлешен үстерү мөмкин түгел”, - дип җиткерде шәһәр җитәкчесе һәм проектны тормышка ашыруны җентекләп эшләргә кушты.
Ул Заречьедагы канализация ситуациясен Мәскәүдәге электр куәтлелеге кытлыгы белән чагыштырды, шуның аркасында берничә ел элек башкаланың зур куәт белән бара торган үсеш процессы тоткарланган.
Андрей Егоров, “Заречная” канализация-насос станциясе төзелешеннән башка,”Ипподром” КНС реконструкциясен тәмамлауга кагылышлы планнары турында да сөйләде. Исегезгә төшерәбез, сәгатенә 900 куб.м. проект куәтлелеге булган әлеге станция 1972 елда ук төзелә. Реконструкциядән соң станциянең проект куәтлелеге ике тапкырга артачак, бу исә Вахитов һәм Идел буе районнарында күпләп йортлар салу өчен яңа мөмкинлекләр ачачак.
КНС реконструкциясе һәм төзелеш турындагы планнарга килгәндә, 4-нче КНС төзелешенең һәм Константиновка бистәсендәге канализация челтәрләрен билгеләп үтми мөмкин түгел. Андрей Егоров сүзләренә караганда, әлеге проектны тормышка ашыру барлык бистәдәге экологик торышны яхшыртырга мөмкинлек биргән. Эш шунда ки, ел саен “Водоканал” МУП җыелган сыек агымнарның автоцистерналар белән транспортировкасын башкару өчен 20 млн. сум акча тотты. Хәзер исә, бистәне үзәк канализациягә тоташтыру ядәмендә, әлеге проблема чишелде.