Казан Ратушасында бүләкләү тантанасы Казан Мэры Илсур Метшин катнашында узды.
(KZN.RU, 17-нче февраль). Бүген башкалабыз Ратушасында “Йолдызлы билет - 2013” халыкара әдәби премияне тапшыру чарасы булып узды. Лауреатларны бүләкләү тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин, шулай ук “Аксенов-фест” фестиваленең попечительләр советы әгъзалары язучы Евгений Попов һәм “Октябрь” журналының баш мөхәррире Ирина Барметова катнашты.
Чараны ачкан вакытта Илсур Метшин иң әйбәт әдәби әсәрләрне эзләү һәм сайлап алу өлешендә башкарылган зур эш өчен попечительләр советы әгъзаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Быел премиягә 300-ләп хезмәт тапшырылган, шулар арасыннан бары икене генә сайлап аласы иде.
“Йолдызлы билет - 2013” премиясенә “Поэзия” номинациясендә 24 яшьлек Ереваннан Арутюн Овакимян һәм “Проза” номинациясендә 30 яшьлек петербурглы Евгений Бабушкин ия булды. Лауреатның икесенә дә “Йолдызлы билет” сыны һәм акчалата премия тапшырылды.
Илсур Метшин билгеләп узганча, “Йолдызлы билет” премиясе – Казан горурлыгы булган брэнд, ә “Аксенов-фест” – җөмһүриятебез башкаласы бай мәдәни тормышының бер бите. “Яшь талантларга “йолдызлы билетлар”ны тапшыру традициясен һичшиксез дәвам итәчәкбез. 19-нчы һәм 20-нче гасырлар Россиягә шактый танылган язучы бүләк иткән, йолдызлар 21-нче гасырда да ачылсын өчен барысын эшләргә тиешбез”, - дип ассызыклады Мэр.
“Йолдызлы билет” премиясе Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан “Аксенов-фест” халыкара фестиваль кысаларында 2007 елда оештырылды. “Әлеге премияне булдыру идеясе Казан Мэры һәм язучы Василий Аксенов арасындагы әңгәмә барышында туган. Премия баштан ук Казанныкы яисә Татарстан Республикасыныкы итеп уйланмады, - дип билгеләде Ирина Барметова, - “Йолдызлы билет” – халыкара премия, аның максаты – яшь талантларны җыеп, Россиянең әдәби картасында “Казан” шәһәрен билгеләү.
Билгеле булганча, “Йолдызлы билет” премиясе иң беренче булып Казан авторларына бирелде. “Әдәбиятка аяк басучы” (поэзия) номинациясендә премия Анна Русска, “Әдәбиятка аяк басучы” (проза) “Йолдызлы билет” Денис Осокинга тапшырылды. Хәзер, вакыт узу белән, билет чынлап та йолдызлыга әверелде дияргә мөмкин. Лауреатларның китаплары чыкты, аларның сценарийлары буенча фильмнар төшерелә. Денис Осокин Россия күләмендә һәм халыкара кинофорумнар бүләкләренә ия булды, ә аның әсәрләре Мәскәүдәге Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры сәхнәләреннән яңгырый.