2019 елда бистәдә яшәүчеләр хәзерге вакыттагы кебек җир асты скважинасыннан түгел, ә Идел буе су алу җайланмасында чистартылган су ала алачак.
(KZN.RU, 18-нче февраль). Дәрвишләр бистәсендәге су белән тәэмин итү проблемасы быел хәл ителә башлаячак. Бүген Мэриядә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә “Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров хәбәр иткәнчә, “Дәрвишләр” су торбалары төенен проектлаштыру тәмамланган, аны төзү бу елга билгеләнгән. Объект 2019 елда төзелеп бетәчәк.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, Дәрвишләр бистәсендәге су белән проблемалар ниһаять системалы хәл ителә башлый, һәм халыкка төгәл вакыт әйтү мөмкинлеге бар.
40 мең кубометр сыйдырышлы, 2 эчәргә яраклы су резервуары булган “Дәрвишләр” бистәсенең су торбалары төенең смета бәясе 1,2 млрд сум тәшкил итәчәк. 2019 елда бистәдә яшәүчеләр хәзерге вакыттагы кебек җир асты скважинасыннан түгел, ә Идел буе су алу җайланмасында чистартылган су ала алачак. Шуның белән бистәдә каты су кискен проблемасы хәл ителәчәк.
“Күптән түгел без Дәрвишләр идарәче компаниясенең эш нәтиҗәләрен тыңлап уздык – алар безгә торбаларның ел дәвамында тоз һәм юшкыннан нәрсәгә әйләнгәннәрен күрсәттеләр... Күптәнге проблема, ниһаять без аны системалы хәл итә башладык”, - дип билгеләде Мэр.
Үз чыгышында Андрей Егоров предприятие эшенең башка әһәмиятле юнәлешләренә дә туктап китте. Шулай итеп, инвестицион программа кысаларында шәһәрнең су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләре үсешенә “Водоканал” МУП-нә 2013 елда 763 млн сум бирелгән.
Төп тәмамланган проектлар арасында – электролиз Идел буе су алу җайланмасын реконструкциясен тәмамлау, бу елның беренче кварталында аны эшләтеп җибәрү суны чистарткан вакытта концентрацияләнгән хлор файдаланудан баш тартырга мөмкинлек бирәчәк. Аның урынына көнбатыш илләрдә киң кулланыла торган, аш тозы нигезендәге гадәти реагент файдаланышта булачак.
“Бүген без Европа стандартына күчәбез һәм тулысынча дистә еллар файдаланылган концентрацияле хлорлы раствордан баш тартабыз. Бу, һичшиксез, эчә торган суның сыйфатын яхшыртуда һәм халыкара стандартларга якынаюда тагын бер адым”, - дип үз фикерен белдерде Казан Мэры.
2010 елда башланган Төньяк-Көнчыгыш су торбалары төене насос станциясен реконструкцияләү эше тәмамлау стадиясенә чыккан.
Реконструкция эше тәмамлануга, станциянең проект мөмкинлеге 4 тапкырга артачак – сәгатенә 2-дән алып 8 мең куб. метрга кадәр. “Проект 2010 елда башланды, быел тәмамланачак”, - дип ышандырды А.Егоров.
Моннан тыш, “Тэцевский” су торбалары төенен проектлаштыру һәм төзү эше дәвам итә, ул исә шәһәрнең төньяк өлешендә су белән тәэмин итүне яхшыртырга чакырган. Проект 2010 елда башланган һәм якынча 2020 елга тәмамланачак.
Быел шулай ук дүрт бистәдә су белән тәэмин итү яхшыртылачак. Андрей Егоров аңлатып узганча, Карьер бистәсендә насос станциясен реконструкцияләүне тәмамлау планлаштырыла, бу Карьерның үзен, шулай ук Нагорный һәм Яңа Сосновканы су белән өзлексез тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. 2 километрлы яңа су торбалары челтәре Константиновка бистәсенә дә үткәрелгән.
“Водоканал” МУП программасы белән 2014 елга 489 млн сум күләмендә эш башкару каралган.