Шәһәр хоккей тартмаларының торышын башкалабыз башлыгы шәхси контроленә алды.
(KZN.RU, 18-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин якында урнашкан спорт объектларында эшнең оештырылу тәртибен тикшереп чыкты. Шәһәр башлыгы Вахитов районының 13-нче номерлы һәм 88-нче номерлы мәктәпләр территорияләрендә урнашкан хоккей тартмаларында булып кайтты.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев озата йөрде.
Якында урнашкан спорт объектлары челтәрен үстерү эше Казанда 2006 елда башланып китте. Бу вакыт эчендә Татарстан башкаласында 74 пластик хоккей тартмасы (агачтан ясалганнары белән Казанда андыйлар саны 100-дән артык), 145 ишегалдында турниклар һәм борыслар, “Sport House” ишегалды спорт клублары, шулай ук мини-футбол, баскетбол, волейбол, воркаут кебек спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен заманча универсаль спорт мәйданчыклары барлыкка килде.
Илгиз Фәхриев Мэрга барлык хоккей тартмаларында яктырту оештырылуы, бозның даими чистартылып торуы, аяк киемен алмаштыру өчен җылытылган вагончик барлыгы хакында сөйләде. Тартмаларның күпчелеге мәктәп территорияләрендә урнаштырылган, бу исә аларда физик культура дәресләрен, дәресләрдән соң – ишегалды командаларының шөгыльләнү урынын оештырырга ярдәм итә. Биредә яшәүчеләр арасында шугалаклар популяр, аеруча кичләрен һәм ял көннәрендә тимераякта шуалар, дип өстәде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе.
Илгиз Фәхриев сүзләренә караганда, спортның ишегалды төрләре бәйле төп проблема – тренерларның җитмәве. Мисал өчен, 13-нче номерлы мәктәптә җирле команда белән квалификацияле дәресләр үткәрә башлаган тренер күптән түгел генә барлыкка килгән. “Кайберәүләрнең төнге 11-гә кадәр янган утка һәм шау-шуга карата булган зарлары да хоккейның популярлык күрсәткече булып тора. Ә күптән түгел без биредә 70 яшьлек ханымның тимераякта шуганын күрдек”, - дип сөйләде 13-нче номерлы мәктәп директоры Сергей Овчинников.
“Балаларның подъездда түгел, ә менә спорт мәйданында шаулавы яхшы. Бозда даими йөреп торулары күренеп тора”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Популярлыгы ягыннан 88-нче номерлы мәктәпнең хоккей тартмасы да артта калмый. Шәһәр башлыгы килгән вакытта биредә бишенче сыйныф укучыларының физик культура дәресе бара иде. Мәктәп укучылары Илсур Метшинга мондагы хоккей тартмасының беркайчан да буш тормавы хакында сөйләделәр. Бәхеткә каршы, аны көн саен, хәтта көчле кардан соң да чистартып торалар.
Күптән түгел бозны кардан чистарту хоккей тартмаларының иң проблемалы мәсьәләләреннән иде, чөнки аларны ишегалды командаларында шөгыльләнүче тренерлар һәм балалар гына чистартып торган. Әмма узган елда һәм быел Казанның Хоккей федерациясе ярдәме белән махсус кар чистарту техникасы сатып алынган, ул исә кыска вакыт эчендә бозны тиешле торышка китерергә ярдәм итә.
Илсур Метшинга 88-нче номерлы мәктәп территориясендәге хоккей тартмасының узган елның декабрь аенда барлыкка килгәне хакында сөйләделәр. Үзе шул мәктәпне тәмамлаган, “Ак Барс” хоккей командасының форварды Дмитрий Обухов мәйданчыкны урнаштыру һәм җиһазлау буенча барлык чыгымнарны үз өстенә алган. “Шушы мәктәптә белем алып чыккан кешенең үз мәктәбенә ярдәм күрсәтүе – яхшы үрнәк. Казаныбызның “акбарс”чысы булуы икеләтә сөендерә”, - дип билгеләде Татарстан башкаласы Мэры.
Һичшиксез, Дмитрий Обухов хоккей уйнаучы җирле егетләрнең кумиры булып тора. 88-нче номерлы мәктәпнең хоккей тартмасында шәһәр турнирларында өч яшь категорияләрендә (2004, 2003 һәм 2000-нче елларда туганнар) катнашкан “Рысь” командасының күнегүләре үткәрелә.
“Бүген без тимераякта шууның чын ренессансын күзәтәбез. Әле 2006 елда гына шәһәребездә 5 хоккей тартмасы бар иде. Бүгенге көндә алар 100-дән артык, шуларның 74-е пластиктан ясалган. Тартмаларның күп булуы аркасында, “Алтын шайба” турнирын үткәрү традициясен кайтара алдык. Быел аңарда 3000-нән артык бала катнашты. Барысы да хоккейчы булмас, әмма алар спортны яратачак һәм сәламәт яшәү тарафдарлары булачак. Без шуңа омтылабыз да. Балалар сыйныфта һәм өйдә санак артында гына утырырга тиеш түгел, вакытларын саф һавада үткәрергә тиеш”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.