2014 елда микрорайон территориясендә ике сквер ачу һәм җиләк-җимеш бакчасын булдыру планлаштырыла.
(KZN.RU, 14-нче февраль). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрдәге эре торак милекчеләре ширкәтләренең берсе булган “Азино-1” эшен бәяләде. Вячеслав Шелуханов җитәкчелегендәге торак милекчеләре ширкәте 2013 елгы эшчәнлегенә хисап тотты.
Торак милекчеләре ширкәте бинасында узган очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, аның урынбасарлары һәм район администрация башлыклары катнашты.
Исегезгә төшерәбез, “Азино-1” микрорайонына, тузган торакны бетерү программасы кысаларында, 1996 елда халык күченә башлады. Ул елда нибары 4 йорт кына кулланышка тапшырылган. Вакытлар узу белән микрорайон да үсә башланды, хәзерге көндә 18,3 мең фатиры булган күпфатирлы 161 йорт исәпләнә, аларда 45 меңнән артык кеше яши. Вячеслав Шелуханов билгеләп үткнчә, микрорайонда уңайлы яшәү өчен барлык кирәк булган инфрастурктура да бар, шул исәптән 15 балалар бакчасы, 5 спорт комплекс, поликлиникалар, 6 мәктәп һәм балалар иҗат үзәге.
Күпфатирлы йортлардан кала, торак милекчеләре ширкәте Константиновка бистәсендәге 31 ике катлы йортка да хезмәт күрсәтә, идарәгә алар 2009 елда тапшырылган. Сүз уңаеннан, шуны да искәртеп үтәргә кирәк – аларның 26-сында капиталь ремонт ясалган.
“Азино-1” торак милекчеләренең күпфатирлы йортларына килгәндә - хәзерге вакытта, Вячеслав Шелуханов сөйләп үткәнчә, аларның барысы да капремонтта катнашкан, ә кайберләре хәтта икешәр тапкыр да өлгергән. “Безнең төп проблемалар – йомшак түбәләр һәм панельара ямаулар. Шушы еллар эчендә бездә 474 подъездның 449-ының түбәсенә ремонт үткәрелде, 85 км панельара ямау белән томаланды”, - дип хисап тотты торак милекчеләре ширкәте рәисе. Капиталь ремонт буенча чыгымнар структурасында фасадларны җылыту иң зур өлешне алып тора. 2013 елда 17 йортның 55 торец дивары җылытылган. “Җылыту программасына шәһәрлеләр мөрәҗәгате нигезендәге хатлар буенча адреслы тепловизион тикшерү үткән йортлар гына кертелгән. Ә панельара ямаулар белән каплауга килгәндә, хәзерге вакытта ачып карау ихтыяҗы булмаган яңа технология эшләнелә”, - дип ачыклык кертте доклад сөйләүче.
Су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләре белән эшнең беренче елларында, Шелуханов сүзләренә караганда, мәшәкатьләр булмаган, әмма хәзер аларга ремонт таләп ителә, шуңа да 2013 елда торак милекчеләре ширкәте 2 км-дан артык челтәргә ремонт ясаган, ә 2014 елда 6 км-дан артык челтәргә ремонт ясау күздә тотыла.
Торак милекчеләре ширкәтенең агымдагы һәм капиталь ремонт кысаларындагы акчаларына 354 подъездга (75%-лап) ремонт ясауга ирешелгән. Барысында да диярлек энергияне саклый торган яктырткычлар һәм электр чылбырын автомат рәвештә тоташтыручы утлар кулеган.
Моннан кала, “Азино-1” торак милекчләре ширкәте белгечләре, “Техник күзәтчелек хезмәте” МУП белән берлектә, “Электрон журнал” программа сервисы эшләгән. Аның ярдәмендә агымдагы ремонт кысаларында гына түгел, күпфатирлы йортларда эш төрләре һәм башкаручылардан чыгып ясалган табигый һәм финанс күрсәткечләрдә техник хезмәт күрсәтү буенча да үтәлгән эш күләменең адреслы хисабы алып барыла. Шелуханов ачыклап үткәнчә, мондый җиһазлар шәһәрдәге кешеләрдә генә түгел, хәтта республикада һәм Россиядә дә юк.
Илсур Метшин торак милекчеләре ширкәте хезмәткәрләренең тулы комплектлы булу-булмаулары, бигрәк тә ишегалларын җыештыручылар белән кызыксынды. “Норматив буенча 161 йортка 209 ишегалды җыештыручы булырга тиеш, әмма бу елда аларның саны нибары 96 гына калды”, - дип җиткерде В.Шелуханов.
“Яшел рекорд” акциясе кысаларында төзекләндерү буенча 5326 агач, 4565 куак һәм 66,5 мең чәчәк утыртылган. Торак милекчеләре ширкәте ирешелгәннәр белән генә туктап калмаска җыена: 2014 елда ике сквер ачу һәм “Азино-1” микрорайоны территориясендә җиләк-җимеш бакчасын булдыру планлаштырыла.
Илсур Метшин торак милекчеләре ширкәтендәге проблемалар турында да кызыксынды. Рәис сүзләренә караганда, торак-коммуналь хезмәтләре өчен җыелган бурычлар мәсьәләсе иң җитди проблема булып кала бирә. Халыкның торак милекчеләре каршындагы бурычы 61 миллион сумнан артып китә икән. “Йорт фасадларына фатир номерлары һәм бурычларның суммасы белән плакатлар элеп куярга мәҗбүр булдык. Йортта яши башлаганнан бирле түләмәгән кешеләр дә бар араларында...”, - дип хәбәр итте В.Шелуханов. Казан Мэры, үз чиратында, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Лобовка әлеге проблема өстендә ныклап эшләргә кушты.
Шәһәр җитәкчесе торак милекчеләре ширкәтенең эшен югары бәяләде, “Азино-1” микрорайонындагы проблемаларның еш булуын даими ишетеп торуын да искәртте. “ТКХ – халыкны борчыган барлык проблемалар һәм мәсьәләләр арасындагы иң четерекле һәм җитди тармак. Шуңа да 2014 елга планнарның иң әһәмиятлесе – шәһәр хезмәтләре, район администрацияләре, төзекләндерү һәм идарәче компанияләргә караган предприятиеләр белән берлектә ТКХ өлкәсендәге эш”, - дип җиткерде ул.