Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(KZN.RU, 15-нче февраль). Бүген Казанда Россиядә беренче булган шәхси Navigator Campus hardware-технопаркы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Технопаркны оештыручыларның берсе Рамил Ибраһимов хәбәр иткәнчә, Navigator Campus – инженерия өлкәсендә стартапларга ярдәм иткән республикада беренче “тимер” технопарк ул. «Без резидентларыбызга 48 сәгатьтә продуктларының прототибын ясарга мөмкинлек бирәбез», - дип белдерде Р.Ибраһимов. Бу максатта технопаркта махсус җиһазлар бар, шул исәптән 3D-принтерлар да. Технопаркның төп юнәлешләре – робот техникасы, 3D-басма, “акыллы йорт” системалары.
Технопаркка оештыручылар үзләре керткән инвестицияләрнең гомуми күләме 120 млн сум тәшкил иткән, шулар арасында венчур инвесторлары – Runa Capital фонды һәм башкалар. Хәзерге вакытта технопаркта 120 урынның 93-е алынган, биредә 14 резидент-компаниясе эшли, шулар арасында өчесе Казаннан. Технопаркта проектны урнаштыру бәясе бер эш урыны өчен аена 11 мең сум тәшкил итә. Navigator Campusның гаражы бар, анда эре прототипларны җыеп була, шулай ук технопаркта перспектив стартапларга ярдәм итү өчен венчур фонды бар.
Р.Ибраһимов сүзләренчә, 2016 елга хәтле, икенче һәм өченче чират төзелеше тәмамлангач, технопарк мәйданы 6 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, сыйдырышлыгы 800 эш урынына хәтле булачак. Инвестицияләрнең гомуми күләме 10 млн долларга җитәчәк. Оештыручылар алга таба Пермь һәм Уфада шундый ук технопарклар ачарга планлаштыра.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Navigator Campus ачылу тантанасындагы чыгышында бары берничә ел элек кенә әле республика җитәкчелегенең шәхси инвесторларның инфраструктур проектларда катнашуы турында хыялланганы турында билгеләп үтте.
«Без сезгә ярдәм итәчәкбез», - дип әйтте Navigator Campus оештыручылары һәм резидентларына Рөстәм Миңнеханов.
РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров шулай ук бүгенге вакыйганың әһәмиятен ассызыклады. «Әлегә барысы да Татарстан инновацион экосистемасында ни дәрәҗәдәге сыйфатлы күчеш булганын аңламыйлар, - дип белдерде Н.Никифоров.
Рөстәм Миңнеханов, Николай Никифоров һәм Runa Capital венчур фондының баш партнеры Сергей Белоусов бергәләшеп планшетта технопаркның ачылуын символлаштырган ноктага басты, шуннан резидентларның проектлары белән танышып чыктылар.
Татарстан Президенты барында КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм Navigator Campus җитәкчесе Васил Зәкиев югары уку йортының студентлары һәм аспиратларының фәнни эшләнмәләрен коммерцияләштерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж